Авыл халкы онытмас сине, Гөлнара!
Авылдашыбыз Гөлнара Галиулла кызы Биккининаның арабыздан китүе — барыбыз өчен дә зур югалту.
Ул бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлады, аларны җырларга-биергә өйрәтте. Күпме бәйге-фестивальләрдә катнашып, алдынгы урыннар яулады безнең балалар. Бәйгеләрдә катнашу, сәхнәгә чыгуның бит тәрбияви әһәмияте дә зур — балалар сәхнәдә үз-үзләрен тотарга өйрәнә, аларда үз көчләренә ышаныч арта, бер-берсе белән аралашырга, иптәшләре өчен сөенергә өйрәнәләр. Чыбыклының барлык әти-әниләре Гөлнарага тырышлыгы, үз хезмәтен бөтен җаны-тәне белән бирелеп башкарганы өчен рәхмәтле.
Ә инде Гөлнарабызның гомер буе сәхнәдән төшмәве, авылдашларыбызны моңлы матур җырлары белән сөендереп тә, рухландырып та, юатып та яшәве аерым олы хөрмәткә лаек.
Чыннан да, ул авылыбызның җырчы сандугачы булды. Бер генә концерттан да читтә калмады, һәрвакыт актив булды, үзе артыннан башкаларны да ияртте. Сәламәтлеге какшый башлагач та яраткан эшен дә, сәхнәне дә ташламады. Җыр Гөлнараның яшәү рәвеше иде, еларлык вакытларында да җырлап, җыр белән юанып яшәде. Соңгы юлына да авыл сәхнәсендә һәркем сокланырлык итеп чыгыш ясап, авылдашлары белән матур итеп саубуллашып китте. Үзе белән сәхнәгә кызы Регинаны, оныгын, сеңлесе Мәйсәрәне алып чыгып, ул, әйтерсең лә, мин үзем китсәм дә дәвамчыларым кала, алар сезне ятим итмәсләр, минем кебек үк концертларда катнашып, моңлы җырлары белән сезнең җаннарыгызны ял иттерерләр, шулчакларда сез мине дә искә алырсыз, дияргә теләде. Аның бу чыгышы балалары, туганнары һәм авылдашларына үзенчәлекле васыяте сыман булды...
Авыл халкы мәңге онытмас сине, Гөлнара! Син күңелләренә миһербанлык, шәфкатьлелек орлыклары салып, иҗатка мәхәббәт тәрбияләп чыгарган балалар, аларның әти-әниләре сине сагынырлар... Җырларың белән күңелләрен юаткан авыл халкы, синең җырыңны тыңлап үскән ничә буын хәтерендә бер якты йолдыз булып яшәрсең. Дөньялыкта кылган игелекле гамәлләреңнең әҗерен ахирәттә татырга насыйп итсен. Син безнең таянычыбыз да, горурлыгыбыз да идең! Рәхмәт сиңа барысы өчен дә!
Җәмилә Мөхәммәтҗанова, Чыбыклы авылы мәктәбе директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев