Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Авыл йөзен тырышлар билгели

Чыбыклылар авыл хуҗалыгы буенча үзмәшгульлек эшчәнлегендә актив.

Районда авыл җирлекләренә чыгып күчмә семинарлар үткәрү җәйге чордан соң кабат яңартылды. Узган атнада шундый эшлекле очрашу Чыбыклы авыл җирлегендә үтте.

Анда районның барлык 22 авыл җирлеге башлыгы, район хакимияте вәкилләре җыелып, агымдагы елның 9 ае эшчәнлеге буенча фикер алыштылар, Чыбыклы җирлегендә яшәүчеләрнең мәшгульлеге белән таныштылар.

— Авыл җирлекләренә чыгып, кайсы урында нинди төр эшчәнлекнең алга киткәнен барлау, аны башка җирлекләргә дә күрсәтү традициясе булган күчмә семинарлар эшен җәйге вакыттан соң кабат башлап җибәрдек. Һәр авыл җирлегендә җәй көне үзара салым буенча җитди эшләр барды, хәзер менә шуларга нәтиҗә ясар вакыт җитте. Моннан тыш, иң мөһиме — авыл җирлекләрендә кешеләрнең мәшгульлеге, терлекчелек һәм бакчачылык белән шөгыльләнүчеләрне барлап, алар эшен үрнәк итеп күрсәтү максаты тора. Семинар барышында фермерлык эшчәнлеген башларга теләүчеләргә ярдәм чараларын бәян итәбез, сораулары булучыларга ярдәм чаралары турында уйлыйбыз. Чыбык-лы халкы исә хезмәт активлыгында яши, биредә барлык төр социаль объектлар эшли, «Зәй шикәре» агрофирмасының да әлеге территориядә урнашуы кешеләрне эшле итә. Монда мал асрап, үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләр дә бар, — диде район башлыгы Разиф Кәримов.

Чыбыклы җирлеге составына өч торак пункт керә: алар — Чыбыклы, Суык-Чишмә, Онбия авыллары. 2023 елның 9 аена булган мәгълүматларга караганда, халык саны 610 кеше тәшкил итә.

— Хәзерге вакытта 7 егетебез, мобилизацияләнеп, махсус хәрби операциядә катнаша, шулай ук 3 егетебез контракт буенча хезмәт итә. Мобилизацияләнгән егетләребезгә һәм аларның гаиләләренә авыл халкыннан акчалата, кием-салым, ризыклар белән ярдәм итеп торабыз. Аларга мәктәп, балалар бакчасы, китапханәдә токмач кисеп, кош теле пешерәбез, окоп шәмнәре әзерлибез, мәчет белән берлектә халыктан бәрәңге, суган, чөгендер, кишер җыеп 700 капчык әзерләдек, техникалар ремонтлау өчен ачкыч наборлары да юнәттек. Шул рәвешле, даими төстә гуманитар ярдәмдә катнашабыз, — ди авыл җирлеге башлыгы Илфат Гадершин, ил күләмендәге мөһим мәсьәләдә чыбыклыларның өлеш кертүенә тукталып.

Социаль объектлар халык мәнфәгатен кайгырта

Чыбыклы җирлеге территориясендә халыкка медицина ярдәмен Чыбыклы һәм Суык-Чишмә авылларындагы фельдшер-акушерлык пунктлары күрсәтә. Чыбыклыда инде 40 елга якын авыл халкы сәламәтлеге сагында фельдшер Рәхимә Фәйрушина тора. Бүгенге көндә ул 346 кешегә хезмәт күрсәтә. Авыл халкы фельдшерыбызны бик ярата, аның тарафыннан үткәрелүче сәламәтлек өчен мөһим булган һәртөрле профилактик чараларга игътибарлылар, дип ассызык-лады җирлек башлыгы.

— Бу көннәрдә кискен респиратор вируслы инфекция, гриппка каршы вакцина үткәрү белән мәшгуль булдым. Авыл кешеләре прививканы 100 процент ясатты, — ди фельдшер.

Авыл җирлегендә бер кибет эшли, Суык-Чишмә һәм Онбия халкына автолавкалар хезмәт күрсәтә. Җирлектә ветеринария пункты та бар. Ул 2015 елда махсус программа нигезендә модульле корылма форматында сафка бастырылган. Әлеге пункт районның Чыбыклы авылы тирәсендәге авыллар халкына ветеринария хезмәте күрсәтә. Бу хезмәт белән 30 елдан артык ветеринар-табиб Рамил Гыйбадуллин шөгыльләнә.

«Безнең ветеринария пункты карамагында 22 авылның терлек, хайваннары тора. Хуҗалыкларда бүгенге көндә 942 мөгезле эре терлек, 856 сарык-кәҗә, 214 баш дуңгыз, 101 баш ат теркәлгән. Боларга өстәп Чыбыклы фермасындагы 1547 баш терлекнең сәламәтлеге өчен дә җаваплыбыз. Яңа ветеринария пункты сафка бастырылу эшебезне җиңеләйтте, чөнки биредә барлык кирәкле заманча медицина җиһазлары булдырылды, эш өчен уңай шартлар тудырылган», — ди ветеринария табибы.

Районның баш ветеринария врачы Фоат Исламов билгеләп үткәнчә, әлеге территориядә эпидемиологик хәл һәрчак тотрыклы. Бу белгечнең үз эшенә җитди каравы турында сөйли.

Үзара салым — авылларга зур ярдәм

Билгеле булганча, 2013 елда республика хөкүмәте авыл халкы өчен кирәкле булган үзара салымны 1 — 4 пропорциясендә финанслау турында карар кабул итте. Бу җирлекләрдәге мөһим проблемаларны хәл итү өчен реаль мөмкинлек бирде. Чыбыклы авыл җирлегендә дә ул киң кулланылышта. Мәсәлән, 2022 елда җирлектә 186500 сум акча җыелган, нәтиҗәдә шул исәптән бу ел дәвамында Чыбыклының Совет урамында асфальт-бетон өслеген ямау эшләре башкарылган, Тукай, Полевая урамнарына вак таш җәелгән. Суык-Чишмә авылында да урам юлы тәртипкә китерелгән. Ә Онбия авылында зиратка чүп контейнеры, белдерүләр тактасы куелган.

«Авыл кешеләре үзара салым программасы буенча җирлек өчен мөһим эшләр башкарылуын күрәләр һәм җыемга теләп кушылалар. Чөнки ел саен авылның я юлларын, я зиратын, я башка эшләрне тәртипләү, җайга салу өчен бу бик яхшы мөмкинлек», — ди Илфат Гадершин.

Гаилә фермасы гөрләп эшли

Чыбыклы авыл җирлегендә халык терлек асрап яшәүгә хирыс. Җирлек башлыгы Илфат Гадершин билгеләп үтүенчә, үзмәшгульләр буларак теркәлүчеләрнең дә күпчелеге — терлекчелек белән шөгыльләнүчеләр, шулай ук бакчачылык белән мавыгучылар да бар икән. Ә менә гаилә фермасына килгәндә, ул Баһаутдиновлар хуҗалыгында гөрләп эшли, дисәк тә, ялгыш булмас. Ирле-хатынлы Гүзәлия һәм Альберт «Гаилә фермасы» дәүләт программасына 2016 елда кергәннәр.

— Хөкүмәттән 200 мең сумлык субсидия алдык та сарайларны төзекләндердек, 4 баш сыер сатып алдык. Шуннан инде терлекләрне ишәйтеп, бүген аларның баш саны 9га җитте, — ди Гүзәлия ханым.

Альберт Хатыйп улы исә Чыбыклы терлекчелек комплексында эшләп, әлеге хезмәтнең җаен яхшы белгән кеше буларак, гаилә әгъзаларын да бу хезмәткә кушылырга җәлеп итә. Хәзер аларның 5 баш сыеры, 4 бозавы бар. Сыерларны көндезен «электр көтүче» белән болынлыкта тоталар, ә кичен алып кайтып савалар. 2016 елда аларга ике баштан артык сыер тотканнары өчен савым аппараты да биргән булганнар, шуңа күрә сыерларны савуда кыенлык юк, ди хуҗалар.

Гаилә фермасына Казанда яшәүче кызлары гаиләсе һәм уллары да кушылган. Баһаутдиновларның энергетика тармагында эшләүче балалары сөт, май, эремчек кебек сөт ризыкларын реализацияләүгә булышлык итәләр.

— Зәйгә һәр атнада үткәрелүче авыл хуҗалыгы ярминкәсенә йөреп, үз продукциябезне тәкъдим итәбез. Ә Казанда балалар даими сатып алучылар табып продукцияне реализациялиләр, — ди Альберт Баһаутдинов.

Биш сыер да сөт биргәндә, тәүлеклек савымнары 100 литрдан артып китә икән, хәзергә әле ике сыерлары бозаулар алдыннан ял итә, шуңа тәүлеклек сөт 50-60 литр тәшкил итә. Гаилә фермасы башлыгы терлекләр асрый торган абзарны уңайлы техник чаралар белән дә көйләгән. Һәр сыерның су эчә торган автоматлаштырылган улагы бар, сыер килеп танавын төртүгә, су савытка ага башлый. Тиресне чистарту, салам, печән китертүне дә көйләгән алар. Ә терлек азыгын әзерләүгә килгәндә, гаилә әгъзаларының пай җирләре агрофирмада, ел саен алар аннан ашлык, саламны пай җире хисабына бушлай алалар, ә печәнне җәй көне болынлыклардан үзләре әзерлиләр.

Баһаутдиновларның алга таба да гаилә фермасын ишәйтү планы бар, авыл җирендә алар әнә шулай ныклы, бөтен тормыш белән яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев