Атта йөрү туризмы Зәебездә җәелдерелә
Тормышыбызга туризм дигән төшенчә торган саен күбрәк килеп кергән заманда яшибез.
Зәй районы җирлеге өчен дә инде ул ят сүз түгел. Иске Зәй бистәсендә урнашкан туган як тарихын өйрәнү музеена, «Мәктәп тавы» яр буе комплексын карап хозурланырга килүчеләр дә шактый хәзер. Ә күптән түгел мин үзем өчен тагын бер үзенчәлекле туризм юнәлешен ачтым. Ерак та түгел, үзебезнең районның Урта Пәнәче авылы территориясендә урман буенда булып чыкты ул үзенчәлекле ял үзәге. Нинди юнәлеш ул, дисезме? Үзебезнең җирлек табигатен ат өстендә күзәтү, дияр идем мин аны.
Әйе-әйе, торган җиреңнең матурлыгын күрү өчен күңел күзе белән багу җитеп бетми безгә. Ә атта сәяхәт кылып, әйләнә-тирәне күзәтү үзе бер хозурлык икән. Бер ял көнен сайлап алып, ат өстендә басу-кырларыбыз, урман аша Бигеш тавына менү искиткеч җылы хисләр тудырды. Менә кайда икән ул матурлык, менә кайда икән күңелең, җаның белән ял итү урыны, дидем үземә.
Җиргә түшәлгән сары-кызыл яфраклар ат тоягы астында әллә нинди аһәңнәр биргәндәй тоела, ә урманның саф һавасы ирексездән исертә.
Менә шундый, атта йөртү туризмын районыбызда күпләргә таныш булган, «ат җене» кагылган Хәйдәр абый (урыны җәннәттә булсын) Мәрдәмшинның улы Зөлфәт тормыш иптәше Анастасия белән җәелдереп җибәргәннәр. Әле яшь кенә булган бу матур пар урман буендагы туризм үзәгендә мәш киләләр. Әле атта йөрергә килүчеләр белән матур итеп аралаша, әле хезмәткәрләренә тиешле йөкләмәләр бирә, кыскасы бер генә минут та тик тормый алар.
Зөлфәт Мәрдәмшинның исә бу балачактан килгән хыялы булган икән.
«Минем әти гомере буе атлар асрау белән шөгыльләнде. Ул төрле ярышларда катнаштыруга йөз тоткан юртакларга игътибарлы иде. Мин дә кечкенәдән әнә шул атлар арасында үстем. Тик минем теләгем бу искиткеч хайваннарга күпләрнең игътибарын җәлеп итү иде. Районыбыз табигатенең матурлыгын, урманнарга, калкулыкларга, тигез урыннарга бай булуын күздә тотып, әнә шул кешеләр аягы басмаган урыннарга ат өстендә сәяхәт кылуны оештыру хыялы белән яшәдем. Һәм ун еллап элек акрынлап бу идеямне тормышка ашырырга керештем. Түбән Новгородта халыкара туризм менеджеры белгечлеге буенча югары белем алдым. Ә атта йөртү туризмы белән без тормыш иптәшем Анастасия Соколова белән ныгытып өч ел элек шөгыльләнүгә керештек», — дип сөйли Зөлфәт Хәйдәр улы.
Бүгенге көндә аларның 15 аты бар. Берьюлы алар 12-13 кеше өчен ат өстендә сәяхәт оештырырга мөмкиннәр.
«Әлбәттә, атта йөрергә килгән кешегә иң беренче чиратта инструктаж үткәрелә. Куркынычсызлык безнең хезмәттә иң мөһиме. Сәяхәт маршруты инде уйланылган, атларыбыз билгеле юлдан йөрергә өйрәтелгән. Ат туризмы белән шөгыльләнергә килүчеләрне махсус өйрәтелгән инструкторлар озата бара», — дип сүзгә кушылды Анастасия Соколова да.
Атта йөрүне медицина белгечләре дә кеше организмы өчен бик файдалы, дип бәялиләр. Зөлфәт белән Анастасия дә моны күздә тотып, хәтта кечкенә балаларны янәшәдә тотып йөреп әйләндерә торган маршрут уйлаганнар. Ә олы маршрутларга 7 яшьтән өлкәннәрне алырга мөмкин икән. Шулай ук, атта йөрү кругы һава торышына да бәйле, матур кояшлы көннәрдә урман, кыр аша тауга менү планга кертелгән булса, яңгырлы, җилле һава торышында күбрәк урман эчендә йөрү гадәткә кергән. Шулай ук кышкы чорда чанага ат җигеп йөртүне дә традициягә керткәннәр.
Хезмәткәрләргә килгәндә, монда даими эшләүчеләр, атларны тәрбияләүчеләр хуҗалардан тыш өч кеше. Ә сезонлы туризм дәвамында алар студентлар, ат сөючеләр өчен дә вакытлы эш урыны булдыралар.
Араларыннан Вероника әле яшь кенә булуына карамастан, инде атта йөрү, башкаларны өйрәтү буенча ас. Кече яшьтән бу шөгыльгә бирелгән кыз, бик теләп инструктор булып эшли. Әле тау өстендә атта йөрүчеләр өчен фотосессия, видео ясау да инструктор йөкләмәсенә керә. Күрәсез, инструкторлар күпкырлы һөнәр ияләре.
Ә Зөлфәт Мәрдәмшин алга таба атта йөртү туризмын тагын да җәелдерергә тели.
«Үзебезнең район территориясендә кинәнеп эшлибез. Атлар асрау өчен абзарларыбыз да, утарлар да бар. Азык әзерләү өчен бөртекле культуралар, печән үстерүгә җир кишәрлекләребез җитәрлек», — ди яшь эшмәкәр.
Киләчәктә ул тагын да күбрәк атларда сәяхәтләр оештыруны максат итеп куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев