Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Атна уртасында Зәйдә 36 градус эссе көтелә

Мондый эсселек атна ахырына кадәр сакланачак.

Бүген республика аша атмосфера фронты узу сәбәпле, кыска вакытлы яшенле яңгырлар, секундына 15 метр тизлектә җил булырга мөмкин. 

Чәршәмбе +34 градус эссе һава торышы фаразлана. 

ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, пәнҗешәмбе көнне, 4 июльдә, көндез термометр баганалары +31дән +36 градуска кадәр җылыначак. Төбәк территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы климат нормасыннан 5-7 градуска артыграк булачак.

Мондый эсселек атна ахырына кадәр сакланачак. 

Шул ук вакытта җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә республика буенча урыны белән яшенле яңгырлар яварга мөмкин.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев