Әтиле чакларны юксынып
Күңелдәге хатирәләрне яңартып...
Йолдыз булып күктән бакмый икән
Бер атылса гомер ук сыман.
Китек күңел урын тапмый икән,
Мин бит сине, кызым, юксынам...
Әлеге шигырь юлларының авторы — Исмәгыйль Сәгыйтдинов. Аны ул кечкенә кызы Лилиянең туй көнендә — 1988 елның мартында котлау сүзләре белән бергә укый. Шигырь юлларыннан күренгәнчә, аның эчтәлегендә ата кешенең кызына булган чиксез мәхәббәте ята.
Яшь пар — Лилия белән Илдусның туйлары да матур гына узып китә. Ә әти кешенең кызына багышлап язган шигыре башка открыткалар белән бергә ерак киштәгә озатыла. Бу көннәргә инде 35 елдан артык гомер узып киткән. Олыгая бара торгач кына Лилия ханым әлеге шигырьне табып алып, аңа инде башка күзлектән карый, һәрбер сүзен аңлап, йөрәге аша үткәрә. «Төпчек кызым», дип назлап эндәшкән әтисе бакыйлыкка күчкәнгә дә 20 елга якын вакыт узган, шигырьне хәзер еламыйча укый алмый.
«Әтием өчен шундый кадерле бала булуымны аңлап та бетермәгәнмен, шуңа үкенәм», — дип уртаклашты ул.
Ә Исмәгыйль Сәгыйтдинов — райондашларыбызга, аеруча өлкән буынга яхшы таныш шәхес. Ул 35 ел районда Тукай исемендәге колхозны җитәкли. Исән булса, 20 гыйнварда аңа 95 яшь тулган булыр иде. Кызганыч, 2006 елның июнендә ул бакыйлыкка күчә.
Исмәгыйль Вәлиулла улы тумышы белән Чистай районының Гаделша авылыннан була. Авыл хуҗалыгы техникумын, соңрак аграр институтны тәмамлаган белгечне Зәй төбәгенә эшкә җибәрәләр. Башта Чыбыклы авылында эшли, ике елдан Тукай исемендәге колхозга рәис итеп билгеләнә. Ул идарә иткән елларда колхозда эшләр югарыга үрмәли, күрсәткечләр арта. Фермалар, икмәк саклау объектлары төзелә, юллар салына. Мәктәп, медицина пунктлары, мәдәният йортлары сафка баса. «Тукай» колхозы турында республикада да белә башлыйлар, ул югары уңыш бирүче хуҗалык буларак таныла.
Исмәгыйль Вәлиулла улы берничә чакырылыш район Советы депутаты булып сайлана, төрле съездларда делегат буларак катнаша. КПСС обкомының Мактау грамотасына, «Татарстанның атказанган агрономы» исеменә лаек була, «РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дәрәҗәле исемен ала. Аның күкрәген Кызыл Байрак һәм Ленин орденнары бизи.
Тормыш иптәше Рәмзия ханым белән алар өч кыз — Алсу, Рамилә һәм Лилияне тәрбияләп үстерәләр. Ире һәрвакыт эштә булу сәбәпле, барлык хуҗалык эшләрен аның үзенә һәм кызларына башкарырга туры килә. Олы кызлары Алсу искә алуынча, әти кеше яз көне эштән кайткач, бәрәңге утырттыгызмы әле, ә көз көне бәрәңге алдыгызмы әле, дип сорый торган булган.
Әтиләренең, яраткан бабаларының бакыйлыкка күчкәненә 19 ел вакыт узып китсә дә кызлары, оныклары аны якты хатирәләр белән еш искә алалар. Әтиләренең, бабаларының акыллы киңәшләре, бергәләшеп сөйләшеп утырулар җитми аларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев