Әтиләр – ил тоткасы
19 октябрьдә илебездә Әтиләр көне билгеләп үтелә.
Шул уңайдан Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә гаилә кыйммәтләре белән сугарылган «Отцовство, дар и долг» әдәби-танып белү сәгате 2нче мәктәпнең IX сыйныф укучылары катнашында узды. Анда очрашуга күп балалы әти чакырылган иде, ул укучыларга тормыш мисаллары белән ныгытылган тормыш зирәклеге турында сөйләде.
“Ул ата булуның авырлыклары һәм шатлыклары турында шундый ихлас күңелдән һәм юмор белән сөйләде ки, балалар тыннарын кысып тыңладылар. Аның һәр киңәше йөрәк аша үткәрелгәнлеге сизелә иде”, – ди китапханәче Эльза Әхмәтшина.
фото үзәк китапханәдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев