Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Ата-аналар бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «Бергәләп тапшырабыз. Ата-аналар өчен БДИ тапшыру көне» дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе турында хәбәр итә. Акция 2025 елның 11 февраленнән 31 мартына кадәр уздырыла.

Имтиханнарда катнашучы әти-әниләр өчен база дәрәҗәсендәге математика буенча биремнәр «Республика мәгариф сыйфаты мониторингы үзәге» ftp-серверында урнаштырыла. Акциядә катнашу өчен муниципаль берәмлек җитәкчеләре, чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары, җәмәгать эшлеклеләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

— Әлеге чара, өлкәннәргә баланың имтихан чорындагы кичерешләрен аңлау, бу вакытта балага аеруча игътибарлы булу мөһимлеген искәртү максатында оештырыла, — ди район мәгариф идарәсе методисты Венера Әюпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев