Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ашы тәмле, йөзе ямьле

20 ноябрьдә Халыкара пешекчеләр көне билгеләп үтелә. Чын пешекче булыр өчен, зур сәләт, тырышлык кирәк. Бу һөнәрне үз иткәннәрнең күбесе хакында, ул пешекче булып туган, диләр.

Эльмира Шакирова Югары Пәнәче мәктәбе ашханәсендә озак еллар пешекче булып эшли. Бүген ул һөнәри бәйрәме уңаеннан район мәгариф идарәсе башлыгы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

— Эльмира — үз эшенең остасы. Өч балага үрнәк әни, тормыш иптәше Рөстәмнең ышанычлы терәге, кечкенә оныкларының яраткан әбисе дә әле үзе. Бар эшне дә яратып, җиренә җиткереп башкара. Алмаз мозаикадан җыеп ясалган бик күп картиналары үзләре җиткергән йортларына нур бирә. Камыр ризыклары пешерергә дә, мал-туар, бакча, кош-кортларны карарга да, мәдәният йорты чараларында катнашырга да вакыт таба Эльмира, — ди Югары Пәнәченең мәдәният йорты директоры Илһамия Гарифуллина.

Балалар Эльмира пешергән ризыкларны бик яратып ашыйлар. Хезмәтенә зур җаваплылык белән караганга һәм дә тырышлыгы, эшчәнлеге, кешегә ихтирамлы булуы белән авылдашлары арасында олы хөрмәт яулаган ул.

Фото авыл мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев