Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Артем Прокофьев “Сайлауларга кадәр ТР Президенты статусын саклап калу - логик карар»

ТР Президенты вазифасын республика җитәкчесенең киләсе сайлауларына кадәр саклап калу абсолют логик адым булып тора.

Мондый фикерне журналистларга Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Артем Прокофьев җиткерде.
Ул билгеләп үткәнчә, бу өлкәдә зур эш башкарылган һәм билгеле бер компромиссларга ирешелгән.
"Рөстәм Нургалиевич (Миңнеханов) сайлауларда Татарстан Президенты итеп сайланды, һәм ул бу статуста вәкаләтләр беткәнче эшләргә тиеш. Бу бөтенләй логик карар", - дип саный Прокофьев.
Ул билгеләп үткәнчә, киләчәктә гавами хакимият турында Федераль законны гамәлгә ашыру (аны үтәү өчен ТР Президенты вазифасы үзгәртелә) һәм муниципаль хакимият турында эшләнә торган закон тагын күп кенә дискуссияләр тудырачак.
"Бу зур сәяси процесс. Без бу реформаларны ничек уздырырга кирәклеге турында тагын бер кат фикер алышачакбыз дип уйлыйм», — дип нәтиҗә ясады Артем Прокофьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев