Армиягә китә егетләр
Быелгы язгы чакырылышта Зәй районыннан 50дән артык егет Россия Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә алынды.
Егетләрне солдат хезмәтенә озатуның чираттагысы әле 30 июнь көнне генә булды. Бу көнне 15 яшь кеше район хәрби комиссариатыннан Ватан сагында хәрби бурычын үтәргә республика җыелу пунктына юл алды. Егетләр шәһәрдән дә, авыллардан да бар иде.
Араларыннан Бигеш авылы егете Марат Хәмидуллинны озатырга күпләп килгәннәр. Хәмидуллиннар гаиләсе өчен бу инде Ватанга хезмәт итәргә китә торган өченче уллары икән. Маратның абыйлары да армия мәктәбен лаеклы үткәннәр, алар үрнәгендә кече малай да хәрби бурычын намус белән узарга тели.
Әти-әниләре Зилә һәм Газинур Хәмидуллиннар, армия чыныгуы үтәчәк улларын горурлык һәм дулкынлану белән озаттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев