Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Армиягә китә егетләр

16 октябрьдә көзге чакырылышта беренчеләрдән булып районның ун егетен әти-әниләре, туганнары, дуслары армиягә озатты. Казанда республика җыелу пунктында медицина тикшерүе үткәннән соң, булачак солдатлар хәрби частьларга юл алды.

Быел көз Зәйдән 60ка якын егет Россия армиясе сафларын тулыландырачак.

Бу көннәрдә армиягә китәчәк егетләр хәрби комиссариатта медицина тикшерүе үтә. Ә булачак солдатлар янына хәрби комиссариатка табиблар үзләре килә.

— Армиядә хезмәт итү — һәр ир-егетнең теләгедер ул. Үзем теләп китәм, әтием дә, бабам да хәрби хезмәтне үткәннәр, армиядә хезмәт итеп кайткан дусларым да бар, — ди медицина тикшерүе үтәргә килгән Данил.

Яшь солдатлар район шефлыгында булган Әстерхан өлкәсендә, Россия хәрби частьләрендә хәрби бурычын үтәячәк.

— Соңгы елларда егетләребез арасында үзләре теләп армиягә китәргә алынучылар саны артканнан-арта бара. Бу уңайдан әти-әниләрнең дә карашы үзгәрде. Алар улларының үзвакытында Ватан алдында бурычын үтәп кайту ягында. Быелгы көзге чакырылышта үзгәрешләр юк. Армиягә чакырылучыларның яше һәм хезмәт итү вакыты шул ук. Солдатка 18–27 яшьлек егетләр китә. Алар бер ел хезмәт итәчәк. Әти-әниләр борчылмасыннар, егетләрне махсус хәрби операция зонасына җибәрмәячәкләр, — ди хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов.

Россиядә хәрби исәп таләпләрен бозган өчен җаваплылык катгыйланды. Җитди сәбәп булмый торып хәрби комиссариатка килмәгән өчен штрафлар берничә тапкыр арттырыла — 10-30 мең сумга кадәр. Моңа кадәр мондый төр хокук бозучыларга янаган максималь сумма 500-3000 сум тәшкил итә иде.

Хәрби исәп-хисап өчен кирәк саналган мәгълүмат-ларны яшергән өчен (гаилә хәле, яшәү урынын үзгәртү һ.б.) — 5 мең, алты айдан озаграк вакытка илдән китү турында белешмә бирмәгән өчен 5000-15000 сум күләмендә штраф билгеләнгән.

Хәрби хезмәткә чакырылу чорында яшәү урыныннан өч айдан артык вакытка киткән өчен 10000-20000 сум күләмендә штраф яный. Медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен 15000-25000 сум штраф салыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев