Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Армиягә 21 яшьтән чакыра башлаячаклар

Дәүләт Думасына армиягә чакыру яшен арттыру турында закон проекты кертелде. 18 яшьтән алып 27 яшькә кадәргеләр чакырылса, киләчәктә 21 яшьтән 30 яшькә кадәр чакыра башлаячаклар.

Реформаны 3 ел дәвамында үткәрү планлаштырыла. Өске планка киләсе елдан ук 30 яшькәчә арта – ягъни кемдер теге яки бу сәбәп белән хезмәт итми калган икән, армиягә алынырга мөмкин. Ә аскы планка акрынлап арта бара. 2024 елда 19 яшьлекләрне, 2025 елда – 20 яшьлекләрне, 2026 елда 21 яшьлекләрне чакырачаклар. Бу – Оборона министрлыгына «олыгайган, сыйфат ягыннан яхшырак хәрбиләр» туплау кирәклеге белән аңлатыла.

Яңа законның уңай якларыннан депутатлар 2 күренешне атаган. Беренчесе – хәзерге вакытта военкоматлар барыбер армиягә алынмаячак студентларны чакыру белән мәшгуль. Мондый студентлар килә, медицина комиссиясе уза, әмма уку сәбәпле, армиягә алынмый. Шуңа да яңа закон проекты «уку вакытында отсрочка алу өчен, мәктәп укучыларын һәм студентларны военкоматларга чакыруга чик куячак» диелгән. 

Икенчедән, призыв яшен 18дән 21 гә арттыру, студентларга медицина тикшерүе уздыруга чик куеп, 639 миллион сумны экономияләргә мөмкинлек бирә икән.

Хәзер инде 27 яшь тулган, әмма әле 30ын тутырмаганнар «рәхәтләнеп армиядә хезмәт итә ала» дип аңлата депутатлар. Ел саен 27 яше тулган, әмма армиядә хезмәт итмәгән 80 мең кеше хәрби учеттан төшерелә. Аларның 30 меңенең отсрочка алырга бернинди хокукы юк, ди депутатлар.

Шулай ук ел саен 30 яшькә кадәрле 2 мең ир-егет РФ гражданлыгы ала икән. Аларны да армиягә алачаклар.

(Интертат).

Фото "Татар-информ"нан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев