Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Армия сафларыннан сугышка керә

22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган көн.

 Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган бу көнне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. 

 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан. Бу көнне без сугыш кырларында батырларча һәлак булган, госпитальләрдә яралардан үлгән, концлагерьларда булганнарның барысын да искә алабыз. Мәңгелек хәтер һәм дан аларга!

1956 -1958 елларда Түбән Биш мәктәбе директоры булып хезмәт куйган Григорий Кузнецов Бөек Ватан сугышында катнашып, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән.  Григорий Борисович турында  язманы редакциябезгә шушы мәктәпне тәмамлаган, педагогика фәннәре докторы,  Татарстан Республикасының мактаулы остазы Рафис Шәймәрданов җибәрде.

Григорий Кузнецов 1918 елда Кабан-Бастрык авылында туган. Башлангыч һәм җидееллык белемне туган авылы мәктәбендә ала. Алабуга педагогика техникумының физика-математика бүлегендә укытучы һөнәрен үзләштерә.

1935 елда Кабан-Бастрык җидееллык мәктәбен 28 укучы, шул исәптән Григорий Кузнецов һәм Иван Иванов та (алар икесе дә Түбән Биш мәктәбен җитәкләгән) тәмамлыйлар. 28 укучының 17се укытучы һөнәрен сайлый. 1939 елның 18 сентябрендә Григорий Борисович Зәй хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафларына  алына. Шуннан Бөек Ватан сугышына да кереп китә. 

1941 елның 26 июненнән 4 августка кадәр  Чкалов шәһәрендә зенит-артиллерия училищесында кече командирлар хәрби әзерлеге үтә. Беренче Украина фронтының 58нче аерым Изяславль бронепоездлар дивизиясенең 736нчы аерым бронепоездында кече сержант-пулеметчы булып 1941 елның 25 июненнән 1942 елның 27 июненә кадәр сугышларда катнаша. Каты яраланып, контузия алып, 1942 елның июленнән 1943 елның июненә кадәр госпитальләрдә дәваланганнан соң, яңадан шул ук фронтка сугышка китә. 1945 елның 28 маенда сугышта күрсәткән батырлыклары өчен  “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. 

Сугышка кадәр һәм сугыштан соң Түбән Биш мәктәбендә математика, физика, сызым фәннәрен укыта.

1958 елдан Иске Зәй кичке мәктәбенә директор итеп күчерелә һәм гомеренең ахырына кадәр шунда эшли.

фото шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев