Араларны якынайта хат ташучылар
Почтальон эше - авыл кешесе өчен кирәкле, мөһим хезмәтләрнең берсе. Хатлар, газета-журналлар, пенсия тарату - һәммәсе дә почта хезмәткәрләренең кулы аша уза. 9 июльдә почта хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Заманча тормышта интернет, электрон почтаның киң үсеш алуына карамастан, почта бик кирәкле хезмәт булып кала. Кешеләр, элекке кебек үк, посылкалар җибәрә, газета-журналлар яздыра. Сүз дә юк: авыр йөк асып, көн барышында күпме юллар үтә хат ташучы. Авыр хезмәт үзен бу эшкә багышлаган кешеләрдән җитдилек, төгәллек таләп итә.
Ирина Васильева өч ел бу хезмәттә. Ул Кадер һәм Федот авылларында почта тарата. Ирина Геннадьевна Кадер балалар бакчасында пешекче булып эшли. Төп хезмәтеннән соң, Кадер почта бүлегенә ашыга. Хәзер почталар атнага өч көн генә эшли бит. Ә шулай да алар иңендә авыр һәм җаваплы хезмәт.
- Мин кешеләр белән аралашырга яратам. Шуңа күрә почта эшен дә яратып башкарам. Өйгә бик соң кайткан вакытлар да була. Эшебез газета-журнал тарату белән генә чикләнми: заказной хатлар, пенсияләр таратабыз, коммуналь хезмәтләр һәм башка төрле түләүләрне җыябыз, товар сатабыз. Андый чакларда вакыт белән исәпләшмисең инде. Ә авыл халкы күбрәк “Зәй офыклары”, “Ватаным Татарстан”, “Ирек мәйданы”, “Акчарлак” газеталарын алдыра, - ди Ирина.
Үзе ул Маврин авылында туып-үскән. Бүгенге көндә тормыш иптәше Павелның туган авылы Әхмәттә яшиләр. Кадергә йөреп эшли. Олы кызлары Алина Киров медицина университетында белем ала, кече уллары Сергей беренче сыйныфта укый. Сережа да әнисе белән почта таратырга чыга.
-Ирина Геннадьевна - тырыш кеше ул, эшен җиренә җиткереп башкара, йөзендә һәрвакыт елмаю булыр. Җиңел аралашучан. Аның белән эшләве үзе бер рәхәт, - диде Кадер почта бүлеге мөдире Рәсимә Гарифуллина.
Кадер кечкенә авыл түгел, аны урап чыгу өчен дә күпме вакыт кирәк. Әле күрше Федот авылына да барасы. Авыл араларын үзе рульдә машина белән үтә ул. Иринаның йөзе һәрчак көләч, күңеле күтәренке. Бу вазифаны башкаручыларга түләү дә лаеклы булса иде. Хат ташучының җылы куллары авыл халкына хатлар, басмадагы хәбәрләрне генә түгел, ә күтәренке кәеф, йөрәк җылысы да тарата бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев