Апрель аена халык сынамышлары
Күп еллар алдагы көнгә һава торышының нинди буласын халык табигать сынамышлары аша сынап килгән.
12 апрельдә кыр казлары биектән очса – җәй яңгырлы, түбәннән очса – коры булыр.
13 апрельдә иртәдән яңгыр сибәләп торса, җәй дә яңгырлы килер.
14 апрельдә еракта күк күкрәсә, атна-ун көн җылы, аяз булыр.
15 апрельдә елгалар ярларыннан ташып акса, печән күп булыр.
16 апрельдә зирек агачының "алка"лары күп булса - солы, күркәләре күп икән арпа уңар.
17 апрельдә көн кояшлы булса, бодай бөртеге күп булыр.
18 апрельдә көндез җылы, төнлә салкынча икән, тотрыклы һава торышы килә дигән сүз.
19 апрельдә җилсез, кояшлы җылы көн була икән – язгы сабан культуралары уңар.
20 апрель төне йолдызлы булса, җиләк һәм гөмбә елы килә.
21 апрельдә көн кояшлы икән, җәй җылы килер. Көн бозылып торса, икмәк уңмас.
22 апрельдә җил, бәс яки томан күзәтелсә – бар нәрсә дә уңа.
23 апрельдә кояш томан әсирлегендә булса, икмәк уңышы уңар.
24 апрельдә сулар китеп бетмәсә, яз соң килә һәм җәй дә мактанырлык булмый.
25 апрельдә төш вакытында болытлар куерса, ике көн тоташ яңгыр явар.
26 апрель – бакалар тавыш бирсә, солы чәчәләр.
27 апрельдә катлам-катлам болытлар җәелсә, атна-ун көн эчендә явым-төшем булмас.
28 апрельдә җил көньяктан иссә - яңгырга.
29 апрель көнне салават күпере чыкса, һава торышы бозылыр.
30 апрель – көньяк-көнбатыштан җил исә икән – берничә көнгә сузылган яңгырлар булыр. Әгәр бал кортлары чия куагына кунса, чия уңар.
"Татар-информ" фотосы. Автор Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев