Апам Венера
Хөрмәтле Венера Гаврилова турында сеңлесе Римма Солтанова яза.
Без гаиләдә биш бала үстек. Венера апа — иӊ олыбыз. Әни — укытучы, көне буе мәктәптә, әти колхоз эшендә. Әби-бабайлар еракта. Өйне тәртиптә тоту, су ташу, мичкә ягу, мал-туарны карау, бакча эшләренә без кечкенәдән өйрәндек. Тимур абый хуҗалык эшләрен башкарса, без — дүрт кыз өй арасында мәш киләбез. Венера апа безнеӊ оештыручы-остаз булды. Эшләрне тигез итеп бүлеп, аӊлатып-өйрәтеп бирә. Әти-әни эштән кайтканчы ялт итеп куябыз. Ә кич белән безнеӊ олы як сәхнәгә әйләнә. Без җырлыйбыз, бии-без, яттан шигырьләр укыйбыз. Венера апаныӊ «Сәрби әби тавыгы» мәсәлен бик мавыктыргыч итеп сөйләгәне истә калган. Әти белән әни — тамашачы. Кайвакыт шигырьне үзебез дә язабыз. Иҗат очкыны бәлки шул чакта кабынгандыр...
Венера апа мәктәп елларыннан ук бик кызыксынучан һәм тәвәккәл булды. Әнинеӊ күлмәкләрен сүтеп үзенә дә, безгә дә заманча киемнәр текте. Рәсемгә дә әвәс булды ул. Чынаяк-лардагы матур чәчәкләрне кәгазьгә, куна такталарына бик оста төшерә иде. Элек һәр кызныӊ җыр дәфтәре бар: анда бер-береӊә истәлеккә шигырь, җыр язасыӊ, төрле рәсемнәр ябыштырасыӊ. Венера апа җыр дәфтәрләренә матур бизәкләрне үзе ясый иде. Эшкә килгәндә, ул бер эшне башласа, төгәлләмичә туктамый. Без бәләкәй чак-ларда бакчабызда карлыган күп булды. Венера апа ун литрлы чиләк белән чыгып китә, шуны тутырмыйча чәй эчәргә дә керми. Ул бездән дә эштә шундый тырышлык таләп итте. Кечкенәдән үк туганнарына терәк булды. Җаваплылык хисе бәлки шуннан башлангандыр...
Урта мәктәпне тәмамлаганнан соӊ апа бер ел Әлмәт районыныӊ Салкын Алан авылында балалар укытты. Аныӊ беренче тапкыр каникулга кунакка кайтканын бик яхшы хәтерлим. Сумкасында һәрберебезгә күчтәнәч, төрле тәм-томнар. Үзе шундый матур, укучылары турында сөйләгәндә күзләре янып-янып китә. Бөек Ватан сугышы елларында безнеӊ әни дә шул Салкын Алан мәктәбендә укыткан. Җиӊү язын анда каршы алган. Венера апа шулчакларны сораштыра, әни сөйли, без тыӊлыйбыз. Фронтовик әти дә сугыш хатирәләрен искә төшерә. Бәлки аныӊ журналист булу теләге шулай башлангандыр...
Мин икенче сыйныфта укыганда Венера апа Алабуга педагогика институтыныӊ филология факультетына укырга керде. Ул чакта әле авылдан югары уку йортында белем алучылар аз иде. Беркөнне ападан телеграмма килеп төште. Анда нибары бер сүз: «СТУДЕНТ». Әти-әни аптырашта: нәрсә соӊ бу? Физика-математика факультетында авылдашыбыз Гөлсинә апа Әфләтунова да укый иде. Әни киӊәш сорарга дип аларга төшеп китте. Ничек юллаганнардыр, кемнән белешкәннәрдер, анысын белмим. Әмма без шул хәлдән соӊ СТУДЕНТ сүзенеӊ расшифровкасын аӊлап калдык: «Срочно требуется уйма денег. Есть нечего. Точка» икән ул русчалап әйткәндә. Венера апаныӊ юмор хисе бәлки шул кызыклардан туплангандыр...
Бер практикасына Венера апа үзебезнеӊ мәктәпкә кайтты. Минем түбәм күктә: әни дә укытучы, апа да укытучы. Кемгә тия тагын мондый бәхет?! Әмма апаны безне укытырга куймадылар, параллель сыйныфка билгеләделәр. Беркөнне ул мәктәптән кайтты да тиз-тиз русча-татарча сүзлек актарырга тотынды. Блокнотка бөтен чүп үләннәренеӊ русча исемнәрен һәм тәрҗемәләрен язып чыкты. Мин дә шул вакытта бакча утаганда теӊкәгә тигән эт эчәгесенеӊ — вьюнок, алабутаныӊ лебеда икәнен белеп калдым. Баксаӊ, бер дәрестә малайлар ападан чүп үләннәрнеӊ русчасын сорап аптыратканнар икән. Аныӊ рус телен дә, туган телебезне дә камил белүе бәлки шулай шомаргандыр...
Журналистикага килгәнче, Венера апа Круглое Поле, Югары Пәнәче мәктәпләрендә укытты. Чаллыда һөнәри-техник училищеда китапханәче булып эшләде. Ул күп укый иде. Аныӊ өендә китап киштәсе сыгылып торды. Чит шәһәрләргә сәяхәткә барса, Венера апа китапсыз кайтмады. Сүзлекләр, энциклопедияләр, матур әдәбият, тарихи китапларныӊ ниндие генә юк иде. Без үзебез дә, безнеӊ балалар да һәрвакыт аныӊ бай китапханәсеннән файдаландык. Күршеләре, дус-ишләре дә китап кирәк булганда аӊа килделәр. Мәгърифәт нуры шулай таралгандыр...
Венера апа журналист эшенә зур тормыш тәҗрибәсе туплап, аӊлы рәвештә кереп китте. Төрле кешеләр белән аралаша белү, тарихи үткәннәр белән кызыксыну, бүгенге вазгыятькә, халык яшәешенә битараф булмау, әӊгәмәдәшне тыӊлый белү, һәр нәрсәгә карата үз фикереӊ булу һәм аны үтемле итеп әйтеп бирү — болар киӊ белемле булу өстенә, журналист өчен иӊ кирәкле сыйфатлар. Венера апа аларныӊ барысына да ия. Ул Зәй райо-ны татар газетасында милли күтәрелеш башланган 90нчы елларда эшли башлады. Ул вакытта татар телендә язучы журналистлар бармак белән генә санарлык. Венера апа кайсы темага алынса, шуны аӊлаешлы итеп ачып бирә иде. Аныӊ мәкаләләре мәгълүматка бай, җөмләсе төзек, сөйләме матур. Зурмы ул, кечкенәме — һәр вакыйгада, һәр геройда ул игътибарны җәлеп итәрлек яӊа факт яки үзенчәлекле сыйфат күреп ала. Язмаларныӊ исемнәрен дә кызыксындырырлык итеп уйлап таба. Миӊа аныӊ Зәй районыннан чыккан күренекле шәхесләр турындагы мәкаләләре бик ошый иде. Мәскәүләрдән, Питер, Казаннардан, хәтта чит илләрдән күпме якташларыбызны эзләп тапты ул. Безнеӊ бит хезмәте белән илкүләм танылу алган үз галимнәребез, мәшһүр табибларыбыз, кыю хәрбиләребез бар. Алар турында Венера апа язганнарны укыганда мине һәрвакыт горурлык хисе били: якташларым өчен дә, апам өчен дә. Ул мәкаләләр хәзер дә бик актуаль һәм яшьләр өчен бер дигән тәрбия чарасы. Әти белән әни дә «Зәй офыклары» газетасын бик яраттылар. Венера апага үзләренеӊ акыллы киӊәшләрен, тәкъдимнәрен гел җиткереп тордылар. Һәр номерны кадерле кунак кебек көтеп алып, иӊ башта үз кызларыныӊ язмасын укыйлар иде. Алар балалары белән горурланып яшәделәр.
Апам эзеннән, аныӊ үрнәгендә мин дә тора-бара журналист булып киттем. Минем дә кешеләргә әйтәсе сүзләрем, фикерләрем җыелды. Татар телен саклап калу теләгем көчле иде. Каршылыкларны җиӊеп, кайчакларда үзебезгә кыенлык та алып, татарча яздык, татарча фикер йөрттек. Без туган телебезгә хилафлык китермәдек.
Остазым, кадерле туганым Венера апа! Сине матур гомер бәйрәмеӊ белән котлыйм. Үзеӊ гомер буе яратып үстергән һәм безгә бүләк иткән гүзәл чәчәкләрең санынча якты көннәр теләп, зур рәхмәтемне ирештерәм. Кызыӊ, оныкларыӊ белән шатлыкта, кадер-хөрмәттә яшә.
Римма Солтанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев