Керәшен Мәлеменнән Анна түти Пасхага әзерләнә
20 апрельдә православие дөньясы Пасханы бәйрәм итәчәк.
Пасха – христиан бәйрәмнәренең иң борынгысы һәм зурысы. Әлеге бәйрәм белән бәйле йолалар, йомырка буяу үзенчәлекләре турында белер өчен без Керәшен Мәлеме авылында яшәүче Анна Пирогова янына бардык.
– Пасха – безнең өчен иң зур бәйрәм. Кечкенә генә авылыбыз Олы көндә гөрләп тора. Безнең авылда өч кенә бала бар. Бу көнне шәһәрдән балалар йомырка җыярга кайта. Ел да 100дән дә ким йомырка манмыйм. Йомырка белән бергә балаларга конфетлар, тәм-томнар да өләшәбез, – ди Анна түти.
Ул тумышы белән Урта Баграж авылыннан.
“Кечкенә чагында өйдән-өйгә кереп, авыл буйлап күкәй җыя идек. Мине күршеләр аягың җиңел, иң беренче безгә кер, дип чакыралар иде. Мендәргә утыртып, чер-чер, чебиләрегез, үрдәк-казларыгыз күп булсын, тавыкларыгыз күкәйне күп салсын дип “черләтеп”, икешәр күкәй биреп чыгаралар иде”, – дип искә алды Анна апа балачагын.
Керәшен Мәлеменә килен булып төшкәч тә ул гореф-гадәтләр, йолаларны саклап-үтәп яши. Каенанасы Клавдия ападан өйрәнгән суган пирогын Анна апа кебек беркем дә пешерә алмый. Ул аны өчкатлы итеп пешерә. Ә аның тәмлелеге! Авылдашлары зур бәйрәмнәрдә Анна ападан махсус шушы пирогны пешертә икән.
Ә йомыркаларны ул суган кабыгы белән буйый.

– Шимбә көнне мунчалар кереп чыккач, күкәй буярга керешәбез. Йомыркаларны кызарту – үзе бер күңелле мәшәкать. Хәзер инде кибетләрдә әллә нинди буяулар бар, ә мин үзем гомер буе суган кабыгы белән манам. Суган кабыгын, йомыркаларны суга салып, 15 минутлап пешерәм, – ди Анна апа.
Пешеп чыгып, бераз суынгач, бу йомыркалар алтынсу төсенә кереп, шулкадәр матур була. Анна апа буялган йомыркаларны ил-көннәргә тынычлык, балалары-оныкларына исәнлек теләп, икона каршына да куя.
Керәшен Мәлемендә элек Олы көн бәйрәмендә авыллары белән җыелып йомырка тәгәрәтергә чыкканнар. Анна түти бу йола турында да сөйләде безгә.
–Бәйрәмгә җыелган һәркем үзе белән буялган йомыркалар алып килә. Аларны чирәмгә тезеп, тупны йомыркага таба тәгәрәтәбез. Кемнең тубы тия, йомырка шуңа була, – дип сөйләде ул.
Анна түти гомер буе сыер савучы булып эшләгән. Бу тормышта кайгыларны аңа күп күрергә туры килгән. Бер кызы, килене яшьли вафат булган, оныгы Динар махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган.
Ул сабырлык белән тормыш итә, йорт-җире ялт иткән, аш-суга да үзе бик уңган. Анна Александровна авылда кайбер борынгы йолаларның онытылмавын, бүгенге көннәргә кадәр килеп җитүен билгеләп үтте. Хәзер дә бәйрәмгә 3-4 атна кала һәр кеше өй юа, түшәк-мендәрләрен җилләтә, биләмәсен тәртипкә китерә икән.
– Бездән соң килгән буыннар – оныкларыбыз да гореф-гадәтләребезне үтәп яшәсеннәр, ата-бабалардан килгән йолалар дәвамлы булсын иде, – дип тели ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев