Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Җәнлекләр дөньясы сакчысы

Руслан Әхмәтҗанов урманны үзенең биш бармагы кебек белә.

Карамалы аучылык хуҗалыгы генераль директоры Руслан Әхмәтҗанов көн саен рәхәтләнеп үзенең «эш урынына» — урманга китә. Ул бурсыклар гаиләсенең кайда яшәвен, пошиларны кайда күбрәк ашарга яратуларын һәм кыр кәҗәләрен кайда ешрак очратырга мөмкин булуын бик яхшы белә. Балачактан ук аңа таныш булган урман юллары буйлап дистәләгән чакрымнар уза.

— Мин кечкенәдән үк аучылык хуҗалыгы белән шөгыльләнүче әтием белән урманга йөри идем. Ә хәзер без бу эшне икәү алып барабыз. Безнең урманнарда поши, себер һәм европа кыр кәҗәләре, куян, бурсык, төлкеләр яши, — ди ул.

Карамалы аучылык хуҗалыгының мәйданы 22 мең гектар мәйданны тәшкил итә, шуның 13 мең гектары — урман, 8 меңе — кырлар, ә калганы — сулыклар. Урманда пошилар өчен — 40, куяннар өчен — 320, кыр кәҗәләре өчен 3 җимлек бар. Руслан Әхмәтҗанов запасларны тулыландыру өчен еш җәнлек ашханәләрен карап чыга. Аучылык хуҗалыгының төп максаты һәм бурычы — ау җирләрен һәм җәнлекләр дөньясын саклау. Законсыз рәвештә аулаучыларны гына тотып калмыйлар, урманда, кырларда яшәүче җәнлекләрне исәптә тоталар

— Җәй көне азык җитәрлек, ә менә кыш көне кыргый хайваннарга аеруча авыр. Көзен каты туфракка күбрәк тоз сибәбез, печән һәм азык өстибез, җимлекләрне ашлык белән тутырабыз. Җәнлекләрне ашатырга, җимлекләрне төзәтергә безгә аучылар да булыша, — ди Руслан Әхмәтҗанов.

Һәр тоз савыты һәм җимлекләр координатасы аның навигаторына кертелгән, ләкин территорияләрне көн саен әйләнеп чыгу нәтиҗәсендә ул урманны бик яхшы белә. Ләкин табигать аны гаҗәпләндерүдән һәм сокландырудан туктамый.

— Урманда көн саен беренче тапкыр булган кебек. Бер үк урында һәрвакыт ниндидер яңа әйбер күрергә яки очратырга мөмкин, — ди аучы.

Аның сүзләренә караганда, урман аеруча төнлә серле була. Нәкъ менә тәүлекнең караңгы вакытында аучылык хуҗалыгында ау кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту буенча рейдлар үткәрелә.

Руслан Әхмәтҗанов хайван эзләрен бик яхшы белә. «Менә монда ана поши балалары белән йөргән, алар теге якка таба киткәннәр», — ди ул, түшәлгән «алтын яфраклар келәме» нә карап. Урманда ул безгә «бурсык шәһәрчеген» күрсәтте, анда бер аланда бик күп оялар урнашкан.

— Бурсыклар көндез йоклыйлар, ә төнлә азык эзләп урманда йөриләр. Озын җир асты коридорлары булган бу «бурсык шәһәрчегендә» бер генә торак ояда алар яшиләр. Бурсык — бик сак хайван. Ауга төнлә генә чыга. Аның оясы бик тирән була. Дистәләгән еллар буе шул оясында яши, әле аннан соң да килгән буын шунда яшәргә мөмкин. Шул еллар эчендә ул оясын зурайтканнан-зурайта бара. Яңа юллар ача. Шул рәвешле оя бурсык шәһәрчеген хәтерләтә. Өстәвенә бурсык — бик чиста хайван. Ул оясын һәрвакыт тәртиптә тота, бәдрәфне (әйе, бурсыкларның аерым бәдрәфләре дә була!) оясыннан читтә казый һәм аңа аерым сукмак сала, — дип сөйләде Руслан.

Аучы сүзләренчә, кайвакыт хайваннар үзләре кешеләр янына килә.

— Бервакыт безнең база территориясендә кечкенә поши баласы килеп урнашты. Без аны үстердек, ул кешеләрдән курыкмады, хәтта киресенчә, аучылык хуҗалыгы кунакларын үзенең «уеннары» белән куркытты. Машиналарда «дворникларны» кимерергә ярата иде. Мөгаен, аны юлларга сибелә торган тоз җәлеп иткәндер, — дип хатирәләре белән уртаклашты Руслан Әхмәтҗанов.

Урманның романтикасына, саф һавасына, кыргый хайваннар белән очрашуның уникаль мизгелләренә карамастан, урманда һәркем эшли алмый. Пычракка баткан машинаны чыгарырга әзер булырга, ашлык тутырылган авыр капчыкларны урман эчендә бик еракта урнашкан җимлекләргә кадәр күтәреп барырга, сәгатьләр буе элемтәсез калырга кирәк. Урман — пошилары, кара еланнары, төлкеләре, куяннары, наратлары, чыршылары белән үзе бер дөнья шул.

Ирина Смирнова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев