Әнисенә ташланган
Зәй шәһәр суды исерек хәлдә әнисенә ташланган хатын-кызга карата хөкем карары чыгарды.
Узган елның 20 сентябрендә спиртлы эчемлек кулланган хатын-кыз диванда ятып торучы әнисенең, мендәр алып тынын томалый башлый. Шул рәвешле, аның акча кошелегын, алтын чылбырын, көмеш кулонын, кәрәзле телефонын урлый. Гомуми зыян 26 845 сум белән исәпләнә.
Суд хатын-кызны гаепле, дип табып, РФ Җинаять Кодексының 162 маддәсе 2нче бүлеге нигезендә 3 елга ирегеннән мәхрүм итә, ә РФ Җинаять Кодексының 73 маддәсе буенча бу карар 4 елга шартлы хөкем карарына үзгәртелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев