Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әнисе янәшәсендә: ТР биоресурслар буенча дәүләт комитеты урманда табылган поши балаларын коткармауны үтенә

Республика урманнарында яңа туган поши балалары барлыкка килде.

Беренче ике атнада балалар ярдәмчесез сыман күренәләр һәм әниләре артыннан өлгермиләр. Алар нәзек кенә сыгылма аяклары белән, еш кына егыла-егыла, ялгыз йөриләр. Поши баласын ташлап киткәннәр дип уйларга мөмкин.

Ләкин бу алай түгел. Әнкә поши, азык эзләп киткәндә, балаларын яшерен урында калдырырга мәҗбүр. Ә поши балалары тәүлек буена ялгызлары гына калырга һәм беркая да китмәскә мөмкин.
Әгәр сез урманда ялгыз йөрүче поши балаларын очратсагыз, ТР биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре түбәндәге кагыйдәләрне үтәүне сорыйлар:

- Очрашу урынын кичекмәстән калдырып, үзегез килгән юнәлештә кире китәргә;

- кискен авазлар чыгармаска һәм тавышланмаска;

- бернинди очракта да үзеңә игътибар җәлеп итмәскә һәм поши балаларын яши торган урыннарыннан алып китмәскә;

- кул белән кагылмаска һәм поши балаларын күтәрмәскә;

- этләр белән якын килмәскә;

- ашатырга тырышмагыз (сыер сөте алар өчен куркыныч).

Якын-тирәдә кеше булуы яки аның исе якындагы әниләрен куркытырга мөмкин, һәм ул баласын калдырачак.

Исегездә тотыгыз! Аларның әнисе якында гына һәм баласын беркайчан да ташламаячак!

Фото ТР биоресурслар буенча дәүләт комитетыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев