Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әниле-уллы чисталык сагында

Миңнуллиннар җыештырган җирнең чисталыгын сакларга чакыра.

Зәйдә санитар-экологик икейлык бара. Аның кысаларында төрле оешма, предприятие коллективлары җыештыру эшләренә кушылалар.

Төп максат — шәһәрне кыш буе җыелган чүп-чардан арындыру. Язмабыз герое — җыештыру эшләрен ел әйләнәсе башкаручы, урам себерүче булып эшләүче Айдар Миңнуллин.

Кулында — себерке белән чиләк, өстендә — зәңгәр эш киеме. Урам себерүче Айдар Миңнуллинны эзләп табуы кыен булмады. Инде иртәнге сәгать алтыдан ук ул Яңа шәһәрдә үз карамагына кергән 1/06 йорты ишегалдын җыештырып йөри икән. Иң беренче булып подъезд эчләрен тикшергән. Аннан тәүлек буена подъезд эчендә җыелган чүп савытларын бушатып озаткан. Соңыннан инде урамга чыгып, йорт тирәсендәге чүп-чарны җыя башлаган.

«Хәзер эшнең иң күп чагы: кыштан соң кар астыннан нинди генә чүп чыкмый», — ди ул. Кулындагы чиләгенә күз салсам, анда пластик шешәләрдән алып, агач ботакларына кадәр бар.

«Соңгы елларда кешеләрнең чисталык культурасы үзгәрде, урамда мин эшләгәнне күреп тә җиргә чүп ташлап китүчеләр бар. Ә инде аларга бераз шелтә белдерсәң, телләшергә керешәләр», — дип сөйли.

Үз эшен яратып башкарганга, «пычрак» эштән курыкмаганга ул андый хәлләргә игътибар итмәскә тырыша. Ә үзе эшләгән 1/06 йортында яшәүчеләр аны хөрмәт итә.

«Һәрберсен беләм, кирәк булса ишекне тотып торам, йә коляскаларны төшерергә ярдәм итәм. Бәйрәмнәрдә дә котлап кына торалар», — ди Айдар.

Улына ярдәмгә әнисе чыга

Сөйләшү барышында безнең янга соскы белән себерке тоткан, җыештыручы формасын кигән бер ханым килеп басты. Ул Айдарның әнисе Нурания ханым икән. Лаеклы ялда булса да, ул көндә улына ярдәм итәргә чыгуын сөйләде.

«Җыештыру эше җиңел түгел, мин ничек өйдә түзеп утырыйм, саф һавага чыгып эшләп керсәм, бөтен чирләрем онытыла», — ди ул.

Баксаң, үзе дә күп еллар җыештыручы булып эшләгән. «Китеп тә карадым, тик барыбер күңелем шушы эшне яратып, кире кайттым», — дип искә алды ул. Башта җыештыручы булып үзе теркәлгән булса, хәзер инде Айдар. Тик моңа карамастан әниле-уллы йорт яны территориясен бергәләп тәртипкә китерәләр. Төшке ашка кадәр бер чыгып керсәләр, аннары тагын бар җирне карап чыгалар. Бар көннәре урамда уза.

Санитар икеайлык кысаларында Айдар Миңнуллинга 1/06 йорт яны территориясен тәртипкә китерү йөкләнгән. Әлбәттә, бу эштә аның төп ярдәмчесе — әнисе Нурания ханым. Тик озын кыштан соң күпсанлы чүпне җыю аларга авырга туры килә. Шуңа да алар форсаттан файдаланып, зәйлеләрне дә өмәгә кушылырга чакырып калалар. Ә инде чыкмаган очракта бары тик җыештыручыларның эшләрен хөрмәт итәргә, җиргә чүп ташламауларын сорыйлар.

Ә өенә кайткач хисләрен кәгазь битләренә салырга ярата Айдар. Аның күңел дәфтәрендә күп кенә иҗат җимешләре бөреләнә. Күптән түгел Айдар чүп темасына менә мондый шигырь иҗат иткән.

Безгә килде яз,
Күкләре дә гел аяз.
Тик эшләр бездә бик күп,
Кыш калдырды безгә чүп.
Көн саен без эшлибез,
Авырлыкны сизмибез,
Чөнки дөнья чистара,
Кояштай гел яктыра.
Яратам чисталыкны,
Яратам матурлыкны.
Шуңа мин гел эштә
Чүпләр белән көрәшәм.
Кешеләргә бер киңәш —
Саклагыз чисталыкны,
Сезнең өчен матурлыкны.
Безнең эшне хурламагыз,
Пычрак дип зарланмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев