Әниләре салган эздән балалары горур атлый
Замфера Миңнеханова Әниләр көнен балалары, оныклары белән игелекле гомер көзендә каршылый.
“Хатын-кызның бәхете нәрсәдә? Ана булуда, ә ана бәхете – аның балаларында”, – ди Замфера Миңнеханова.
Тормыш баскычларыннан күтәрелгәндә, үргәрәк менгән саен узган еллар, үтелгән юллар ешрак искә төшә. Яшьлек, балачак, балалар үстергән чаклар бер күңелле мизгелләр булып хәтернең иң түрендә саклана.
Поповка авылында гомер кичерүче Замфера Миңнеханова көзнең кызыл-сары һәм алтынсу төсләрен җыйган чорында дөньяга килгән. Менә шул вакытка да 75 ел вакыт узып киткән. Бүген ул балаларының ихтирамына төренеп, оныклары-оныкчыкларына куанып яши.

Шушы гомер эчендә аңа авырлыкларны да, матур, күңелле мизгелләрне дә кичерергә туры килгән. Нинди генә чакларда да бирешмичә, тормыш юлыннан горур басып атлаган Замфера апа.
Актаныш районының Качкын авылы кызы 1971 елда Поповка авылына дус кызына ияреп Сабантуйга кайта. Шунда авылның Әсхәт исемле егете белән таныша. Араларында мәхәббәт уты кабынган яшьләр икенче елга инде туй итә. Өч балага гомер бүләк итә алар. Балалары эш яратып, тырыш булып үсәләр.
– Без көннәр буе эштә идек. Балаларны әниебез-каенана карады, – ди Замфера апа.
16 ел каенанасы белән тату гомер кичерә Замфера апа. Балаларга исемнәрне дә әбиләре сайлый, ә Наиләгә укытучысы хөрмәтенә шундый исем бирәләр.
Әсхәт абый гомер буе механизатор булып хезмәт куя. Замфера апа – китапханәдә, аннан 25 ел Поповка авыл Советында сәркатиб булып эшли. Әле дүрт ел авыл Советы рәисе булып эшләргә дә туры килә. Бүген 75 яшендә дә кул кушырып утырмый ул: авыл медпунктында җыештыручы булып эшли. Әсхәт абый белән 47 ел бергә гомер итәләр, ул алты ел элек бакыйлыкка күчкән.

Балалары тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырыш хезмәт куялар. Илшаты машина йөртүче булып эшли, Гүзәлия иминият өлкәсендә хезмәт куя. Ә Наиләләренең Зәйдә үз кибетләре бар. Инде Илшаты үзе бабай булган, дүрт онык сөяләр.
“Әни – һәркемнең тормышында иң изге кеше. Әнинең зирәк киңәше безгә көч һәм илһам бирә. Бар бәйрәмнәрдә дә без әнкәй янына җыелабыз. Оныклары, оныкчыклары да аны яратып, әнкәй, дип дәшә. Бик тырыш, сабыр ул безнең әнкәй. Аңа сәламәтлек телибез, туган йортыбызның утын сүндермичә, әле озак яшәсен иде”, – ди кызы Гүзәлия.
Замфера апа махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүдә дә актив катнаша. Авылда клубка маскировка челтәре үрергә йөри, челтәр эчендә егетләргә күчтәнәчләр дә җибәрә. Күчтәнәчләр җибәрүдә кызы Наиләсе дә ярдәм итә.
Хатын-кызның бәхете нәрсәдә? Ана булуда, ә ана бәхете – аның балаларында. Балаларның уңышы – ул ана уңышы да, аның шатлыгы һәм куанычы да. Әниләр балалары сау-сәламәт, тормышлары уңышлы, имин булганда гына үзләрен бәхетле тоялар.
“Бар хатын-кызга да игелекле балалар үстереп, өлкәнәйгән көндә аларның куанычын күреп, шатланып яшәргә язсын иде”, – дип озатты ул безне.
Бу очракта “Амин“ диеп, әниләрнең күзләреннән бары шатлык яшьләре генә тәгәрәсен, йөзләре көләч булсын, әниле булып балаларга озак яшәргә язса иде, дип теләсе кала.
фотолар шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев