Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Андрей Кириллов: “Кипкән үлән яндыру янгынга китерә”

Узган елдан калган үләннәрне яндырганнан соң яшел үлән тизрәк чыга, дигән ялгыш фикер яши халыкта.

Чынлыкта исә бу табигатькә зур зыян сала. Кипкән үлән янган вакытта күп кенә бөҗәкләр үлә, янгыннар кош ояларының һәлак булуына китерә. Коры үләндә таралучы утны туктату бик кыен. Мондый янгыннар табигый ресурслар, матди кыйммәтләрне юк итә, торак йортларга күчү куркынычы зур. Әгәр янгынның юлында койма, сарай яки йорт торса, аларга да зыян килә.

Районда ел башыннан 10 апрельгә кадәр 32 янгын чыгу очрагы теркәлгән, шуның 16сы – корыган үлән яну. Янгыннар саны, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 3кә артык.

-Районның барлык авыл җирлекләре башлыкларына, оешма-предприятиеләр җитәкчеләренә беркетелгән территорияләрдә янгын куркынычсызлыгының беренчел чараларын үтәү, чүп-чардан һәм коры үләннән чистарту, минеральләштерелгән полосалар булдыру һәм яңарту турында мәгълүмати хатлар җибәрелде. Шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының торак пунктларны язгы-җәйге янгын куркынычы зур булган чорга әзерләү һәм коры үлән, чүпне яндыру тәртибе турында методик тәкъдимнәре җибәрелде. Район территориясендә ландшафт янгыннарын кисәтү буенча эш дәвам итә, - район янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Андрей Кириллов.

Фото район янгын күзәтчелеге бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X