Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Анастасия Шәймәрданова: «Яңа 2024 ел илебезгә, бөтен җир шарына тынычлык алып килсен иде»

Яңа ел сәгате сугарга санаулы көннәр калып бара. Ел ахырында һәрберебез башкарган эшләребезгә, кылган гамәлләребезгә нәтиҗә ясыйдыр. Ә сезнең күңелгә 2023 ел нинди истәлекле вакыйгалары белән кереп калды? Киләсе елга нинди өметләр баглыйсыз? Шул сорауларга җавап эзләп укучыларыбызга мөрәҗәгать иттек.

Анастасия Шәймәрданова:

-Безнең өчен бу ел аеруча яхшы узды. 21 ел туган ягыбыздан читтә яшәгәннән соң, узган җәйдә без Татарстаныбызга әйләнеп кайттык. Быел туган авылым Кабан-Бастрык, иремнең туган авылы Әхмәт кешеләре, Зәй кешеләре, туганнарыбыз, дусларыбыз, классташларыбыз белән күбрәк күрештек, аралаштык. Шулай ук яңа танышларыбыз, дусларыбыз да артты. Ел башында бергә укыган, күбесен бик күптәннән күрмәгән классташлар белән очраштык. Очрашуга килгән классташларның безне тануы, безнең дә аларның барысын да тануыбыз бик сөендерде, артык сизелерлек берәү дә үзгәрмәгән, күбебезнең безнең арабыздан китеп баруы гына уйландырды, бу якты дөньяда барыбыз да кунак булып яшибез.

Яз көне иремнең туган авылы Әхмәттә Сабантуе уза торган яр буйлап чыршы үсентеләре утырткан көнне без дә кайтып үзебезнең өлешебезне кертә алуыбызга да бик сөендек. Ул чыршыларның зур булып үскәннәрен күрергә иде дип теләкләр теләдек.

Ә ямьле җәй көнендә Кабан-Бастрыкта авыл җыены булып, анда илебезнен төрле почмакларыннан кайткан авылдашлар белән очрашу бик күңелле булды. Авыл җире башлыгы Радик Ситдыйков, Андрей дәдәбез Кондратьев, Анатолий Кукин, Илья Батаев, Валентина Тихонова, Борис Баранов, Вәсилә Харисова гаиләләренә, башка активистларга без авыл халкы белән рәхмәтле булдык.

Шулай ук җәй көне Дагыстанга барып Дербент крепостен, Кавказ тауларын күреп, Каспий диңгезендә су коенып, 430 кеше чакырылып килгән даргин егете табасаран кызына өйләнгән туйда булып таң калып, күп кенә яңа кешеләр белән танышып, дуслашып кайттык.

Ә көз көне безнең якташыбыз — Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Николай Дунаевны искә алу кичәсен үзебезнең Зәй шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда зурлап үткәрелүенә бик сөенеп кайттык. Районыбыз башлыгы үзе Казаннан кайткан кунакларны хөрмәт белән каршы алып, башыннан ахырына кадәр булуы, Зәй шәһәре һәм район халкы турында кайгыртуы, уңышларны күреп сөенүе, алда торган эшлисе эшләрне халык белән бергә киңәшләшеп эшләве бик сөендерде. Тырышып эшләүчеләрне күреп, бәяләп, бу бөтен илебез өчен авыр булган көннәрдә катлаулы мәсьәләләрне халык белән бергә җиңү юлларын табарга тырышуын күреп шатландык.

Шатлыгыбыздан күбесе турында «Зәй офыклары» газетасына мәкаләләр дә яздык. Бу елда газета битләрендә һәм сайтында үзебезнең авылыбыз, якташларыбыз турындагы мәкаләләрне күрү бигрәк тә куандырганы булды. Газета хезмәткәрләренә җаваплы, мактаулы, авыр хезмәтләрендә армый- талмый сабырлык белән эшләүләрен, олы рәхмәтләребезне белдерәбез.
Илебездә мин яшәгән вакытта, мин әйтер идем, бик киеренке, җайсыз, катлаулы ел булды. Шушы елда калсын иде ул, киләсе елга да ияреп кермәсен иде. Безнең авылдашларыбыз, туганнарыбыз, дусларыбыз, якташларыбыз арасында бик күпләрнең уллары, кияүләре, әтиләре махсус хәрби операциядә катнаша. Бу асыл ир затларыбыз безнең тынычлыгыбызны саклыйлар, ә без барыбыз да аларның исәнлеге-саулыклары өчен ут йотып торабыз. Исән-имин йөреп, гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Бу ыгы-зыгы тыныч юл белән хәл ителсен иде! Яңа 2024 ел төкле аягы белән илебезгә, бөтен җир шары халкына җан тынычлыгы алып килсен иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев