Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Җәмәгать судьясыннан – рәссамлыкка

Ольга Новожилова – рәссам, график, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы. Ул иҗади эшчәнлеген чагыштырмача күптән түгел, 2017 елда катлаулы юриспруденция өлкәсеннән килеп башлаган.

Ольга Васильевна районыбызның Керәшен Мәлеме авылында туган. Әтисе Василий Уразайкин Мәлемдә тугыз ел колхоз рәисе булып эшли. ГРЭС төзелә башлагач, Уразайкиннар Зәйгә күченә. Василий Филиппович Зәй икмәк кабул итү предприятиесе мөдире, Нефть базасы директоры булып хезмәт куя. Мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлаган Ольга Казан университетының юридик факультетына укырга керә.  Көндәшлек көчле – бер урынга 12 кеше,  бу вакытта юридик факультетта укучы кызлар бик сирәк була. Биш ел уку бер мизгелдәй тоела, яшь кызны Чаллыга эшкә билгелиләр. 35 ел суд системасында хезмәт куеп, юстиция полковнигы дәрәҗәсенә ирешә.

Ольга Новожилованың махсус сәнгать белеме юк. Сәнгать дөньясына ул 60 яше тулган көнне кереп китә. Туган көнендә рәсем сәнгате буенча мастер-класска бара. Аннан даими рәвештә Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының халык рәссамы Мадияр Хаҗиев һәм рәссам-акварелист, «Дизайнерлар берлеге» халыкара иҗтимагый ассоциациясе әгъзасы Лима Букина остаханәләрендә була. Кыска гына вакыт эчендә рәссам һәвәскәрдән профессиональ сәнгатькә кадәр юл үтә.

Аның күңелендә туган авылына карата җылы хисләр саклана. “Храмга юл” картинасында Керәшен Мәлеме чиркәве сурәтләнгән. Аның өчен бу картина – балачакка күпер.

– Беренче эшләремнең берсе бу.  Туган авылым чиркәве. Күк йөзен киң итеп сурәтләдем, чөнки анда –калкулыклар артында әниемнең туган авылы Федоровка урнашкан. Акварель белән эшләнгән бу картина, – ди Ольга Васильевна.

Ул барлык стильләрдә эшли – майлы буяу белән дә, пастель белән дә. Аны әйләнә-тирә дөнья  төрлелеге белән илһамландыра. Оныгы Лука тугач,  кулына алуга, әби кеше аны картиналарында сурәятләчәген аңлый. Лукага хәзер 8 яшь. Аның портретлары Новожиловлар өендә иң күренә торган урында.  

Ольга Васильевнаның эшләренең мотивы булып пейзажлар, портретлар, көнкүреш темаларына натюрмортлар тора. Картиналары Татарстан районнарында төрле күргәзмәләрдә урын ала.  Озакламый Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда да  күргәзмәсен оештыру планлаштырыла. Шулай ук Сәвәләй мәдәният йортында Ольга Новожилованың сигез картинасы эленеп тора.  

Отставкадагы җәмәгать судьясы автоградның мәдәни тормышында актив катнашып килә. Ул төрле күргәзмәләрдә, иҗади симпозиумнарда һәм конкурсларда катнаша, шәхси күргәзмәләр оештыра.

Алабугада Спас соборын реставрацияләүдә дә аның көче кергән. 2023 елда 66 яшендә  Чаллыда узган «GRAND PODIUM»  Бөтенроссия мода, фотомодель  театрлары конкурсында «Иң яхшы модель»  номинациясендә җиңү яулаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев