«Алтынчәч» тә – туган тел көне
Бүген — Туган тел көне. Әлеге уңайдан Зәйнең «Алтынчәч» балалар бакчасында «Дөньяда иң матур тел — ул минем туган телем» дигән бәйрәм узды.
Әлеге бәйрәм Туган тел атналыгына йомгак булды. Балалар татарча шигырьләр ятлап сөйләде, җырлар өйрәнде, милли орнаментларны рәсемгә төшерде, аппликацияләр ясады, милли ашлардан авыз итте.
Бүген «Алтынчәч» кә кунак булып «Энергетик» Мәдәният сарае каршында эшләүче «Адымнар» татар мәдәнияте клубы әгъзалары килде. Артислар матур милли костюмнардан татар халык җырларын һәм биюләрен башкарды. Балалар да осталыкларын күрсәтте, шигырьләр сөйләде. Очрашуны тәрбияче Гөлфия Тимофеева алып барды.
— Татар җырын, татар моңын, туган телебезнең гүзәллеген без балаларга кечкенәдән җиткерергә тиеш. Мондый бәйрәмнәрдә бик теләп катнашабыз, — ди «Адымнар» солисты Тәслимә Гәрәева.
Бәйрәм «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
фотолар «Алтынчәч»тән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев