Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Алтынчәч» тә - аулак өй

Балаларны татар халкының милли гореф-гадәтләре белән таныштыруны дәвам итү уңаеннан 8 февраль көнне «Алтынчәч» балалар бакчасының зурлар төркемендә әти-әниләр өчен «Аулак өй» күренеше күрсәттеләр.

Аулак өй, аулак өй,

Әй, аулак өй, аулак өй —

Уйната да, җырлата да,

Биетә дә аулак өй.

Залны бәйрәмчә бизәдек — чиккән сөлгеләр, өстәлдә самовар белән чашкалар, татар халкының милли ризыклары, йон эрли торган каба. Әби йон эрләп утыра, кыз бала бер читтә ноутбуктан нәрсәдер карап утыра. Шулчак ишек шакыган тавыш ишетелә. Кунакка күрше әбисе, Минҗамал әби керә. Хәллләрне белешкәч кунаклар чакырып аулак өй үткәреп алырга уйлыйлар. Бәйрәмгә кунаклар чакыралар, кунак булып зурлар төркеме балалары килә. Балалар кулларына кул эшләре алып бәйрәмне башлап җибәрәләр.

Балалар белән бәйрәмгә бик тырышып әзерләндек. Шигырьләр, җырлар, биюләр, уеннар өйрәндек. Һәр бала үзенең төрле яклап осталыкларын күрсәтте. Балалар яратып уйный торган уеннар «Йөзек салыш», «Капкалы», «Тукмак әйләндерешле», «Ачык авыз» һәм башка уеннарны бик күңелле итеп уйнадык. Уеннарда балалар үзләренә бирелгән төрле җәзаларны бик матур башкарып чыктылар. Ясмина бик матур итеп җырлап күрсәтсә, Дарина үзен шигырь сөйләве белән шаккаттырды, Виталина бик күп мәкальләр белүен кәрсәтте. Шулай ук кызлар өздереп биеп тә алдылар, малайлар да кызлардан калышмады, шигырьләр сөйләделәр, матур итеп биеделәр.

Бәйрәм бик күңелле үтте. Әти-әниләр дә, балалар да бик канәгать калдылар. Болай булгач безнең гореф-гадәтләребез югалмый, аларны дәвам иттерүчеләребез бар. Рәхмәт сезгә, балалар! Менә шулай һәрвакыт бәхетле булып, кайгы, хәзрәтсез яшәргә язсын!

Тәрбияче Лариса Мөхетдинова.

Фотолар балалар бакчасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев