Алтын туйга китергән мәхәббәт
Шәһәрдәшләребез Әнисә һәм Әнәс Илдархановлар 50 ел бергә.
Ярты гасыр дәвамында бер-берсен хөрмәтләп, кадерләп яшәүче Илдархановлар 18 октябрьдә алтын туйларын билгеләп үтә.
Нәкъ матур мәхәббәт риваять-ләрендәгечә, аларның исемнәре дә хәтта туры килеп тора. Әнәс белән Әнисә. Әйтерсең лә, дөньяга аваз салганда ук аларның никахы күкләрдә язылып куелган.
Шулайдыр да, алай булмаса, соклангыч парга, яшьләргә үрнәк булып, шушы кадәр гомер уртак гаилә учагын сүндермичә яшәү мөмкин дә булмас иде.
“Әтиебезгә 10 яшь булганда аларның гаиләсе Казахстанга күченеп китә. Биредә гаилә башлыгы чирәм җирләрне күтәрү удар комсомол эшендә хезмәт куя. Безнең әти дә өлкәннәргә булышып, җир хезмәте белән тәрбияләнеп үсә. Армия хезмәтен тутырып кайткач, Казахстанда геолог-эзләнүче һөнәре буенча эшли”, – дип сөйли Әнәс абыйның кызы Венера, әтисе сүзләрен искә алып.
Ә инде Әнәс Илдархановның Зәй белән кабат бәйләнеше 1975 елдан башлана. Туган төбәгенә кыс-ка вакытлы ялга гына дип кайткан егет биредә төпләнеп кала. Ул чорларда гигант төзелеше, зур эшләре белән билгеле ГРЭСка машина йөртүче булып урнаша. Ә станция районның “Кызыл партизан” совхозын шефлыкка алган була, җәйге чорда яшь егетне әлеге совхозга кыр эшләрендә ярдәм итәргә командировкага җибәрәләр. Менә шунда инде ул чибәр бухгалтер кызга гашыйк була да. Тиз кабынган гыйшыкның кызуын суындырмыйча яшьләр кавышырга да карар кыла. 1975 елның октябрендә гөрләтеп туй итәләр.
“Өйләнешкәч тә авыл җирендә яшәдек. Мин станциядә эшлим, Әнисәмне көн дәвамында сагынып бетәм, шуңа да көн саен диярлек ун чакрым араны җәяү кайта идем. Кышкы салкыннар да, бүреләр авазы да куркытмады”, – дип елмая яшьлек мизгелләрен искә төшереп Әнәс абый.
Соңрак яшь гаиләгә шәһәрдә тулай торактан бүлмә бирәләр. 1976 елда тәүге балалары Венера туа, гаилә бер бүлмәле фатирга яшәргә күчә.
Әнәс Илдарханов бөтен хезмәт юлын машина йөртүче һөнәренә багышлый. Башта ГРЭСта, аннан автомобиль транспорты предприятиесендә, пенсиягә чыкканчы 15 ел дәвамында «Газпром»да эшли. Әле хәзер дә тик утырырга теләми – “Теплосервис” оешмасында хезмәт куя.
Әнисә ханым исә үзен бухгалтерлык һөнәренә багышлый, ГРЭСның торак-коммуналь хуҗалыгында озак еллар эшләп лаеклы ялга чыга. Бүген ул үз хуҗалыгында яшелчә, җиләк-җимеш үстерү, йорт эшләре белән мавыга. Аңа һәр эштә пар канаты – Әнәсе ярдәмгә килә.
“Без яшь чактан ук бөтен эшне бергәләп башкарырга күнектек. Ул чорда бик күңелле яшәдек, гаилә дусларыбыз белән бергәләп һәр бәйрәмне матур итеп, җырлап, биеп үткәрә идек” , – дип искә алалар Илдархановлар.
Әнәс абый әле хәзер дә күңеле боегып китсә, яраткан гармунын кулына алып, халык көйләрен сыздырып җибәрергә ярата.
“Без әтинең гармун моңына ияләшеп үстек. Ул – һәвәскәр генә түгел, чын гармунчы. Шәһәрдәге төрле чараларда гармунын уйнап катнашып килде. Заволокиннарның Зәйгә килеп “Играй, гармонь!” телетапшыруын төшерүләрендә дә гармуны белән катнашты”, – ди кызлары Венера, горурланып.
Илдархановлар әнә шулай шәһәрдә дә, авылда да тырыш хезмәт куеп, кино, театр, концертларга йөреп, тулы канлы тормыш белән яшиләр. 1989 елда икенче кызлары Лилия туа. Алар үз балаларын да кул арасына кертеп, эшкә өйрәтеп үстерә.
Хәзер инде Әнисә апа белән Әнәс абый кызларының гаиләләренә сөенеп, оныклары Диана, Милена, Адалияне тәрбияләшәләр. Иске Зәйдәге йортлары балаларның шат авазыннан тынып тормый.
“Безне җәен хуш исле чәчкәләр үстереп каршы алулары, кышын кайнар мунча, самовар чәе белән сөендерүләре генә дә ни тора! Әти-әниебезгә бик рәхмәтлебез, янәшәбездә озын-озак, сау-сәламәт яшәүләрен телибез”, – ди кызлары Венера, Лилия, кияүләре Руслан, Адель.
фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев