Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Алмаз Яхин: “Шигырьләр миңа көч бирә”

6 декабрьдә Югары Мәлем авылы мәдәният йортында инвалидлар декадасы кысаларында «Шигырьләр миңа көч бирә» дип исемләнгән очрашу үтте. Кичәгә кунак итеп шушы авыл егете Алмаз Яхин чакырылды.

2014 елда Алмаз куркыныч юл һәлакәтенә эләгә. Сөлектәй яшь егеткә инвалид арбасына утырырга туры килә. Ләкин ул бирешми-сынмый.  Аның Инстаграм, Вконтакте сәхифәләрен  карап баручылар минем белән һичшиксез килешер, Алмаз  - гаҗәеп көчле, тырыш һәм тәвәккәл кеше. Ул язмыш сынауларына бирешмичә, дөньяны яратуыннан туктамый. Үзен төрле өлкәләрдә сынап карый, видеоязмалар, котлаулар ясап авылдашларын, якыннарын сөендерә, яшьләр, балалар өчен бию кичәләре, иҗатташ дуслары өчен очрашулар оештыра. Аның дуслары бик күп һәм Алмаз аларны төрле темаларга язылган шигырьләр белән таныштыра.

“Алмазга язмыш үз сынавын биргән. Аның һәр сәгате көрәш, ул авыруга каршы көрәшә. Җаны-тәне никадәр генә сыкраса да, ул һәр көн тормышка үзенең көчле икәнен, кемгәдер кирәк булуын исбатлап яши. Алмаз беркайчан да күңелен төшермичә, шигырьләр укый, алар аңа көч бирә. Кичәдә катнашучыларга аның көчле рухлы булуы безгә менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәклеген төшендерде”, - ди Югары Мәлем мәдәният йорты директоры Лилия Сибгатуллина.

Алмаз үзе дә күңел төшенкелегенә бирелергә вакытым юк, ди. Язмыш үзен күп сынаулары белән сынаса да, бирешми, алга бара ул. Яраткан шигырьләрендәгечә, тормыш йөген ләззәтләнеп тарта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев