Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий Зәйдә керәшен чиркәве төзелеше белән танышты
2 июльдә Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий Зәйгә килде. Ул 35нче бистәдә Изге Макарий чиркәве һәм храм комплексы төзелеше белән танышты.
Аны район башлыгы Разиф Кәримов биредә башкарылучы эшләр белән таныштырды. Эшлекле сөйләшүдә шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, Зәй округы благочинные ярдәмчесе, протоиерей Александр Расторгуев, район керәшеннәр җәмгыяте рәисе Валентин Атласов катнашты.
-Кешене дингә кайтаруның мәгънәсе зур. Питрау бәйрәменә биредә зур эшкә тотыначакбыз: фундаментка капсула салыначак. Изге Макарий чиркәвен махсус хәрби операциядә җиңү хөрмәтенә багышларга уйлыйбыз. Россиядә гомер буе сугышлардан кайткач, мәчетләр, чиркәүләр салганнар, — диде Разиф Галиевич.
Бүгенге көндә биредә чиркәүнең фундаменты салынган, трапезная төзелеп, анда эчке эшләр тәмамлану алдында. Службалар моңа кадәр вагонда барса, трапезная куллануга тапшырылгач, шунда узачак.
-Зәйдә тагын бер гаҗәеп урын барлыкка килә. Бу — Изге Макарий чиркәве төзелүче биләмә. Район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов ярдәме белән чиркәү төзелеше өчен шушы урын бирелде. Хәзер инде төзелештә беренче этап – нигез салынды, стеналар күтәрүгә керешеләчәк. Биредә службалар чиркәү-керәшен телендә барачак. Уртак тырышлык белән изге эшне башкарып чыгарбыз дип ышанам. Мин чиркәү төзелешенә ярдәм итүче һәр кешегә рәхмәтлемен, — диде епископ Мефодий.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев