Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Алимент бурычлары буенча эш — суд приставларының социаль мәгънәгә ия, төп контрольдәге хезмәт юнәлеше

Бурычлылар, алар белән үтемле эш алымнарын куллану — суд приставлары хезмәткәрләренең көндәлек эше.

Суд приставларының Зәй районы бүлеге республикабызда нәтиҗәле хезмәтләре белән билгеле. Агымдагы елда бурычларны кайтарту буенча башкарма эшләр, алимент әҗәтләрен бетерү буенча яңа эш алымнары турында без Зәйдәге бүлек башлыгы Игорь Будрин белән сөйләштек.
— Игорь Викторович, сезнең хезмәткә суд карары буенча бурычлылар белән эшләү йөкләнгән, агымдагы елда эш ничек тора?
— Әлбәттә бурычлылар, аларны үз вакытында башкарту җиңел эш түгел. Безнең коллективта күпчелек хатын-кызлар эшли. Монда бурычлылар белән эшләүдә кеше белән аралашуның психологик аспектларын белеп эшне алып бару бик мөһим, хезмәткәрләр бу уңайдан югары квалификацияле. Ел башыннан безнең суд приставлары тарафыннан 14 мең башкарма производство эше башкартылды. Бурычлылардан 163,3 миллион сум түләттерелде.
— Алимент түләүләре буенча бурычлылар белән эшләү суд приставларының көн кадагындагы эшчәнлекләренең берсе. Монда нинди дә булса яңа алымнар кулланыламы?
— Монда иң нәтиҗәле ысул алимент буенча бурычлылар белән һәм бу темага проблемалары булучылар белән сөйләшүләр алып бару, бурычлыларга алимент түләүләренең вакытында башкарылуы үз балалары өчен мөһим булуын аңлату. Шуңа күрә, иң беренче чиратта республика күләмендә суд приставлары онлайн консультацияләр бирүне арттырдылар. Чөнки бу эшләр социаль мәгънәгә ия һәм аерым контрольдә тора. Быел без балигъ булмаган баласы өчен алимент түләве бурычлыларыннан 12,5 миллион сумны башкарттырдык. Әйтеп үткәнемчә, монда үтемле аңлату эшләре алып бару бик мөһим. Суд приставларының федераль хезмәте Баш идарәсе онлайн кабул итүләрне айга бер мәртәбә — айның беренче җомга көнендә үткәрүне гамәлгә керткән иде. Хәзер исә онлайн кабул итүләр һәр җомгада ТРның баш суд приставы Әнвәр Закиров тарафыннан уздырыла. Әгәр дә безнең район кешесенең баш суд приставына алимент түләүләре буенча соравы булса, моның өчен башкалага барып йөрү кирәк түгел, гражданин безнең район суд приставлары бүлегенә — Ленин урамы, 13 нче йорт адресы буенча килеп видео-конференциядә катнаша ала, соравын турыдан-туры бирә ала. Алай гына да түгел, без кешеләрне кабул итүләргә алдан язабыз һәм сорауларын белешәбез, шуның нәтиҗәсендә алимент түләүләренә кагылышлы сораулар тиз арада хәл ителүгә җибәрелә, хәтта кайберәүләр аны борчыган мәсьәлә хәл ителү сәбәпле онлайн кабул итүдән баш та тартырга мөмкиннәр. Кабул итүләргә язылу өчен телефоннар: 8(843)514-92-21, 8(843)514-92-02. Шулай ук Telegram, ВКонтакте, Одноклассники социаль челтәрләрендә суд приставларының Баш идарәсе бүлекләрендә дә исем-фамилияңне язып, башкарма производство номерын күрсәтергә, элемтә өчен телефоныңны һәм кайчан кабул итүгә язылу уңайлы булуын белдерергә кирәк.
— Ә суд приставларының район бүлегендә шәхсән кабул итүләр оештырыламы?
— Әлбәттә, без кабул итүләргә ачык. Төрле сорауларга ачыклык кертергә теләүчеләр өчен дежур хезмәткәр эшли. Мәсәлән, бурычларын башкаручыга тиз арада банк картасыннан арестны алдыртырга яисә чит илгә чыгу өчен чикләүне бетертергә туры килсә, безгә мөрәҗәгать итәләр.
Киләсе елның 1 гыйнвареннан исә алимент түләүләре буенча бурычлар буенча эшләүдә бу төр сораулары булучыларны алдан ук кабул итүләргә язып эшне оештыру планлаштырыла. Кабул итүләр һәр атнаның сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә үткәрелә. Сишәмбе көндезге сәгать 9 дан 1гә кадәр, пәнҗешәмбе көндезге сәгать 1дән кичке 6га кадәр. Ә башкарма производство номерын әйтеп кабул итүләргә алдан язылучылар белән эшләү исә сорау кабул ителүгә үк башлана. Бу исә мәсьәләне тиз арада хәл итү мөмкинлеге бирәчәк. Кабул итүләргә язылу суд приставларының Баш идарәсе рәсми сайтында «Запись на прием» бүлегендә башкарыла. Язылганнан соң күрсәтелгән электрон почтага талон килә. Кабул итүләргә килгәч паспортыңны һәм әлеге талонны күрсәтергә кирәк.

Шулай ук күп кенә сорауларны дистанцион төстә дә хәл итәргә мөмкин. Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша суд приставлары рәсми сайты интернет-кабул итүләренә кереп гариза язарга һәм башкарма производство турында мәгълүмат алырга була. Хәтта башкарма документны да дистанцион рәвештә бирү мөмкинлеге бар. Судка иск биргәндә гаризада суд приставлары хезмәтенә аның электрон юнәлештә җибәрелүен күрсәтергә кирәк. Бу очракта суд органы башкарма производство эше кузгатылачак суд приставлары бүлегенә карарны турыдан-туры җибәрә. Нәтиҗәдә документлар алмашу процессы тиз башкарыла, төрле хаталар китү ихтималы бетә, суд приставларына барып йөрү кирәк булмый, юл яки почта өчен чыгымнарга булачак акча янга кала. Алга таба башкарма производство буенча эш барышы турында мәгълүмат электрон форматта килә.
— Безнең газета укучыларга сезнең киңәшләр?
— Бурычларны үз вакытында барлап, озакка сузмыйча түләргә киңәш итәм. Түләүләрне онлайн форматта да, банк аша да башкарырга мөмкин. Гражданнар мөрәҗәгатьләрен әлеге сайт аша да юллый ала:

http://r16.fssp.gov.ru/.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев