Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Алимент буенча бурычларыңны җыйма!

Татарстанда «Суд приставлары – балаларга», дип исемләнгән мәгълүмати акция страт алды.

Ул Халыкара балаларны яклау көненә багышлап үткәрелә. Акция 10 көн дәвам итәчәк. Төп максат – алимент түләүләре буенча бурычлылардан әҗәтләрен түләттерү, шул рәвешле балалар хокуклары кысылуга юл куймауга киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Аның кысаларында алимент түләмәүчеләрне эзләү, төрле тикшерүләр үткәрү күздә тотыла.

Бүгенге көндә республика буенча суд приставларында 19750 башкарма эш алимент түләүләре буенча күзәтүдә. Ел башыннан инде 306 миллион сум түләттерелгән. 10 мең сумнан артык алимент бурычы булучылар чит илләргә чыгартылмый, быел шундый 8 мең алимент буенча әҗәтлегә чит илгә чыгу тыелган. Моннан тыш, 2540 мең алимент түләмәүченең транспорт чарасы белән идарә итүгә хокуклары чикләнгән. Милеккә арест салыну буенча 779 акт төзелгән, шуның нәтиҗәсендә 10 миллион сум алимент бурычы түләттерелгән.
Күрәсез, алимент бурычын җыю шактый өстәмә борчу тудыра, өстәвенә бу үз балаңны карау, үстерүгә ярдәм итмәү булып та исәпләнә. Суд приставлары алимент бурычларын тиз арада түләргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев