Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Алексей Песошин һәм Әсгать Сәфәров ЛНРда Татарстан табиблары белән очраштылар

ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Раис Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров ЛНРда Татарстан табиблары белән очраштылар.

Бөтен илдән ЛНРга җыелган медицина хезмәткәрләренең миссиясе Луганск Халык Республикасындагы  балаларга тулы медицина тикшерүе үткәрү. Мондый бурычны Владимир Путин куйды. 

Узган елның ноябреннән Татарстан табиблары даими рәвештә Луганск Халык Республикасына командировкаларга китәләр. Бу вакыт эчендә алар 7 000 нән артык бала һәм яшүсмергә тулы профилактик тикшерү үткәрделәр.

 

Татарстан делегациясе табибларга хезмәтләре һәм үзләренә беркетелгән территориядә куелган бурычларны сыйфатлы үтәүләре өчен рәхмәт белдерде.

Материалны Сергей толмацкий әзерләгән.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев