Алексей Борисов: «Десантчы булуым белән горурланам»
Зәй егете Алексей Борисов армия хезмәтен һава десанты гаскәрләрендә үткән.
Армиянең элитасы булып саналган һава десанты гаскәрләренә эләгергә теләмәгән үсмер малайлар бар микән?! Зәңгәр берет, аклы-зәңгәрле тельняшка кию – күп малайларның балачак хыялы. Десантчы булу – парашют киеп сикерү генә түгел, ә үз алдыңа куелган хәрби бурычларны төгәл үтәү дә.
Алексей – Зәй егете. Алтынчы мәктәптә белем алган. Мәктәп елларында бик актив егет була ул: вокал белән шөгыльләнә, төрле бәйге-фестивальләрдә катнашып, җиңүләр яулый. КВНда уйный. “Застава” хәрби-патриотик клубына йөри. Үзен яшьтән үк армия хезмәтенә әзерли. Түбән Кама колледжында һөнәр үзләштергән егет 20 яшендә Ватан алдында бурычын үтәргә китә.
Борисовлар гаиләсендә төрле хәрби традицияләрне кадерләп саклыйлар — коллекциядә төрле төстәге беретлар бар, ә менә зәңгәре әле булмый. Моннан тыш, егет Чечняда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган абыйсы Алексей Черновның истәлегенә лаеклы булырга тели (Алексейга исемне бу абыйсы истәлегенә биргәннәр).
Һава десанты гаскәрләренә теләсә кемне алмаганнарын һәркем белә. Анда иң яхшылар гына эләгә. Иң көчлеләр, чыдамнар, көчле ихтыярлы егетләр. Алексей Борисов – шундыйларның берсе.

Язмышы шулай кушкандыр: һава-десант гаскәрләренә очраклы рәвештә генә эләгә ул. Казанда хәрби пунктка килеп часть командирлары сайлап алу үткәрәләр, Татарстаннан бердәнбер кешене - нәкъ менә Алексейны сайлап алалар. Орехово-Зуево шәһәренә хәрби десант гаскәрләренә эләгә егет.
-Хезмәтем миндә яңа сыйфатлар ачты. Аеруча парашюттан сикерү алдыннан әзерлек ошый иде — һәр адым, һәр хәрәкәт төгәллек белән исәпләнә, чөнки күктәге куркынычсызлык нәкъ шуларга бәйле, - ди Алексей.

Хезмәте дәверендә Алексей дүрт тапкыр парашюттан сикерә. Аларның һәркайсы — киеренкелеккә һәм дулкынлануга бай аерым бер тарих.
-Әлбәттә, беренче мәртәбә сикергәндә бик дулкынланасың. Армиядә хезмәт итү, бигрәк тә һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итү барыннан да элек тәртипкә өйрәтә һәм малайлардан чын ир-егетләр ясый. Өлкән десантчылар безгә үрнәк булып тора. Десант гаскәрләрендә хезмәт итү миңа зур дуслык, бердәм гаилә бирде”, – ди егет.
Бер ел хезмәт итеп, рота, батальон, дивизия, штаб өйрәнүләрендә катнашып, Алексей десантчы булып туган ягына кайта. Бүгенге көндә ул район яшьләр идарәсендә хезмәт куя. Яшьләр белән эшләүче белгеч һәр чараның үзәгендә кайный.
Фотолар Алексей Борисовның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев