Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Александра Герасимова – Аяз Гыйләҗевнең укытучысы

Иске Зәйдә яшәүче ачык йөзле, ябык гәүдәле, харизматик Александра Герасимова олы яшендә дә үзенә тартып торучы сөйкемле сөяген саклап калган.

Ул балаларын үз янәшәсендә җыярга теләгән. Бүгенге көндә алар алты йорттан торган кечкенә гаилә утары булып яшиләр.

Гаилә учагын саклаучы Александра Михайловнага узган елның сентябрь аенда 98 яшь тулды. Ул - күренекле татар язучысы Аяз Гыйләҗевнең укытучысы. Сарман районының Владимировка авылында туган. 1941-1942 елларда Югары Баграж мәктәбендә сигезенче сыйныфта укый. Авыр вакытлар була, кыз унынчы класста укыганда укуын ташлап, эшкә урнашырга тели. Мәктәп директоры аны жәлләп, мәктәпкә китапханәче булып эшкә урнашырга тәкъдим итә. Хезмәт хакы 50 сум була, моңа өстәп укытучылар паегы бирелә.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң Александра Алабуга педагогика институтына укырга керә. Әмма көз көне ул авырып китә.

-Өскә юньле кием юк: аякта чабата, юка кием... Кафедра мөдире мине кышкы киемнәрне алып килү өчен 10 көнгә өйгә кайтарып җибәрде. Ләкин мин өйгә кайткач, тагын да ныграк чирләп киттем һәм билгеләнгән вакытка уку йортына бара алмадым, - дип искә ала Александра Михайловна яшьлек елларын.

Читтән торып уку бүлегенә күчәргә теләгән кызны Югары Баграж мәктәбенә укытучы итеп эшкә чакыралар. Бу 1943 ел була. Ул география, тарих фәннәрен укыта, соңрак немец теле укытучысын сугышка алгач, немец теле укыта башлый. Бу чорда Аяз Гыйләҗев – IX, ә аның абыйсы Азат X сыйныфта укый.

-Мин беренче дәресне ничек башларга белмәдем, аннан үземне кулга алдым да: “Үзем белән таныштырмаячакмын, сез мине беләсез. Мин барысын да белеп бетермим, мин сезнең белән бертигез, ләкин без бергәләп барысын да өйрәнәчәкбез. Сез моңа ризамы?” – дип сорадым. Укучылар дәррәү, әйе, дип җавап бирделәр. Менә шулай каршылыкларсыз бергә укыдык. Май аенда X сыйныф укучылары миңа, без хәзер дуслар дип, кыр чәчәкләре бүләк иттеләр. Аяз Гыйләҗевне мин бер ел гына укыттым, чөнки мәктәп җидееллыкка әйләнде. Гыйләҗевлар Сарманга китте, ә мин Федоровка мәктәбендә укыта башладым, - дип сөйли Александра Михайловна.

Тугызынчы сыйныфта укыганда Аяз беренче хикәяләрен яза башлый, ул аларны язгач, укытучысына күрсәтә торган була. Ә Александра Михайловна аның һәр башлангычын хуплап, ярдәм итә.

1998 елда Аяз Гыйләҗевнең 70 яшьлек юбилеена укытучысы Александра Герасимованы да чакыралар. Бу вакытта Гыйләҗевларның Зәйдә яшәгән вакыты була.

-Мин Аязны котлаганда аның өчен җыр башкардым, ә ул елап җибәрде. Хатыны Нәкыя ханым Аяз сезне гел искә ала, дип әйтте, - ди Александра Михайловна.

Аяз Гыйләҗевтан бервакыт сезнең өчен Багражда кадерле кеше бармы, дип сорыйлар. Ул укытучысы Александра Герасимова исемен атый. “Александра Михайловна минем уемнан чыкмый, әгәр дә аны онытсам, мин кем булып чыгам?!” - дип җавап бирә ул. Язучы әсәрләрендә Александра апа яраткан укытучым, аны җыр-моңнары өчен ярата идем, дип хәтер-хатирәләре белән уртаклаша. “Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят” повестенда исә укытучысын Арзу Ямашева образы аша сурәти ул.

“Мин үзем күргән, тормышлары, яшәешләре, кылган гамәлләре белән мине баеткан бик күп кешеләр алдында зур бурычлы әле. Мин унҗиде яшемә хәтле авылда яшәдем. Сугыш еллары һәм аннан соңгы еллар иде бу. Шул елларның истәлеге минем өчен аерата газиз һәм кадерле. «Берәү», «Дүртәү» повестьларында мин бу истәлекләрнең бер өлешен язарга тырышып та карадым. 1972 елда «Язгы кәрваннар» һәм «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят» исемле кечкенәрәк күләмдә ике повесть яздым. Бу минем үземнең авылдашларыма, якты шәхесләргә, Югары Баграж кешеләренә, Зәй буйларына бурычымны кайтаруым гына. Әсәрләргә геройлар тормыштагы үз исемнәре белән кермәсәләр дә, географик һәм биографик дөреслеккә ябышып ятмасам да, бу әсәрләр минем янәшәмдә яшәгән гүзәл авылдашларым турында”.

Аяз Гыйләҗев “Үзем турында үзем” дип аталган мәкаләсендә әнә шулай дип язган.
Александра Михайловна сугыштан кайткан Леонид исемле егет белән танышып, аңа кияүгә чыга. Леонид Бигештә фельдшер булып хезмәт куя. Александра исә Бигеш мәктәбендә укытучы булып эшли башлый һәм читтән торып педагогика институтын тәмамлый. Аннан
Герасимовлар Иске Зәйгә күченеп килә. Александра биредә укытучылык эшен ташлый һәм алар икесе дә санэпидемстанциядә эшли башлыйлар. Әлеге хезмәт Яңа Зәйгә күчкәч, Александра Михайловна дәваханәдә регистратурада эшли. Гаиләдә биш бала – кызлары Елена, Людмила, Лира, Лидия, уллары Леонард үсә.

Александра апа керәшен җыруларын зур осталык белән башкара.
Ул бүгенге көндә 98 яшендә дә бәйләү белән мәшгуль. Зиһене, хәтере, җитезлеге дә сокландырырлык аның. Күңеле һаман яшь булган ветераныбызга күз генә тия күрмәсен.

Светлана Долгова язмасы буенча әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев