Александр Бистәсе мәктәбендә Василий Каплинны искә алдылар
Ул 2023 нче елның 20 нче гыйнварында махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды.
Василий Каплин Александр бистәсе авылында туып-үскән, шунда мәктәпне тәмамлаган.
-Башкаларны коткару өчен үзеңне куркыныч астына кую-батырлык. Василий Николаевич чын герой, без аның белән чиксез горурланабыз!- ди мәктәп директоры Резеда Зайцева.
Ул 1988 елның 8 матртында Александр Бистәсе авылында туган. 2006 елның декабрендә армия сафларына алынып, чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. Хәрби бурычын үтәгәннән соң, хезмәтен ун ел дәвамында контракт буенча дәвам иттерә. Ә 2018 елдан Оборона министрлыгы килешүе нигезендә Ватан сагына баса.
Мәктәптә Василий Каплин истәлегенә мемориаль такта куелды. Укучылар якташыбызны бер минут тынлык белән искә алып, чәчәкләр салдылар.
Өлкән прапорщик, зенит ракета-артиллерия батареясе старшинасы Василий Николаевич гомеренең соңгы минутына кадәр хәрби антына тугры калды.
Герой ир-егет, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев