Алдагы көннәрдә һава торышы ничек булыр?
Һава температурасы бераз төшәчәк.
Бүген, 20 июньдә, төнлә кыска вакытлы яңгыр булырга мөмкин. Көндез явым-төшем фаразланмый. Температура фоны бераз түбәнәя һәм төнлә +13 — +18°, көндез +24 — +29° градус тәшкил итәчәк. Искән җилнең тизлеге көчәя.
21 һәм 22 июньдә республикада кабат тотрыксыз һава торышы көтелә. Урыны белән яшенле яңгырлар явачак. Температура фоны сизелерлек кими —көндез +20- +25° тан югарырак күтәрелмәячәк.
Атнаның калган көннәрендә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшеннәр, көчле җил фаразлана. Боз яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +16 — +22°; көндез +26 — +31° ка кадәр җитә.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев