Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Алар заводта хезмәт династиясен тәшкил итә

Ә менә Светлана Минһаҗева — заводта тулы бер хезмәт династиясен тәшкил итүче гаилә әгъзасы.

Аның әнисе Мария Терентьевна биредә 35 ел эшләп лаеклы ялга чыккан. Хәзер исә алар сеңлесе Лариса Кириллова, туганнан туганы Любовь Шугулева белән бергәләп шикәр заводында хезмәт куялар. Алар династиясенең хезмәт стажы барысын бергә кушкач инде 145 елдан артып китә.

«Шәхсән үземнең шикәр заводында эшли башлавыма 34 ел тулды. Яшь вакытымда бирегә юу бүлегенә вакытлыча эшлим дип килеп урнашкан идем, завод мине үзенә гашыйк итте», — дип елмая Светлана Васильевна.

Хәзер ул упаковкалау цехында эшли. Биредә бер төркем хатын-кызларның махсус тегү җиһазларында шикәр комы тутырылган капчыкларны җитез генә тегеп, складка җибәрү лентасына шудыруларына күзләр иярми.

«Эшебез сменалы. Менә бер сменада 8 кеше капчыкларны тегеп торабыз. Тәүлегенә уртача 8-10 мең капчык үтә безнең куллардан. Хезмәтемне яратып башкаргач, авырлыгын гел сизмим. Үземне башка эштә күзаллый да алмыйм. Миңа бик ошый. Бәлки әле әнием бу эшкә мәхәббәт уяткандыр. Чөнки ул да күңел биреп хезмәт куйды заводта. Бүген инде 78 яшьтә булса да, һаман завод эше, андагы хәл белән даими кызыксынып тора», — дип тә өстәде ул.

Гаилә бәйрәмнәренә җыелгач та аларның аралашуында бер тема һәрчак завод турында була икән. Күңел биреп башкарган эш, күрәсең, кешене әнә шулай бөтенләе белән биләп ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев