Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Алар тормышын чәчәкләр бизи

Брицовларның чәчәк букетлары гармонияле композицияләр булуы белән аерылып тора.

Төрле чәчкәләрдән гөлләмәләр ясаучы флористларның эше төбенә төшеп карасаң, матурлык тудыру шактый катлаулы икән, аны кешеләргә бүләк итү югары зәвык һәм җаваплылык, чәчәкләр дөньясында даими белемле булуны  сорый. 

23 ел дәвамында шәһәребездә чәчәкләр кибете тотучы Брицовлар гаиләсе дә бу хезмәттә үз-үзләренә бик таләпчәннәр. 

Ирле-хатынлы Эдуард һәм Снежаннаның һәрчак төрле чәчкәләргә бай кибетен шәһәребездә белмәгән кеше юктыр. Ә бу эшчәнлек әниләре мавыгуыннан башланып, гаиләнең эшмәкәрлек юнәлешенә әверелгән. Эдуардның әнисе Гөлнур ханым Брицова башта үзе үстергән чәчкәләрне җыеп, гөлләмәләр әзерләп, урамда халыкка тәкъдим иткән. 

– Әниебез электән үк үз бакчасында һәм өйдә чәчәкләр үстерергә ярата, вакыт-вакыт аларны  урамда сатуга чыга иде. Бервакыт “Космос” кинотеатры каршында чәчкәләре белән басып торган әниебезгә   эшмәкәр Илдар Миргазов игътибар итә,  чөнки аның чәчәк бәйләмнәре һәрвакыт матур, зәвыклы булуы белән аерылып тора. Эшмәкәр аннан чәчәкләрне карау буенча киңәшләр сорый һәм үз бинасында чәчәкләр кибете ачарга тәкъдим итә. Әни бу тәкъдимне кабул итеп эшне башлап җибәрде, вакыт узу белән без дә чәчәкләр сату эшенә кушылдык. Бинаны сатып алдык, үз чәчәк кибетебезне булдырдык, – дип сөйли Снежанна.

Эдуард Брицов та зәвыклылык буенча әнисеннән калышмый, алай гына да түгел, ул һөнәри белеме буенча  рәссам: Мәскәү Россия сәнгать академиясен тәмамлаган.  Аның гөлләмәләре – гармонияле композицияләр, анда һәр чәчәк үзенең идеаль урынын алып тора.

– Мин һәр чәчәк бәйләмен картина итеп кабул итәм.  Чәчәкләрне бергә җыйганда, алардан яхшы кәеф чыганагы бөркелергә тиеш, ясалган букетка карауга ук кешеләрнең күзләре очкынланып китәрлек булсын.  Матур букет җыю өчен композицияне күрә һәм төсләрне яраштыра белергә  кирәк, – ди Эдуард.

Аның сәнгати таланты чәчәк бәйләмнәрендә генә түгел, кибетнең стеналарында да чагыла. Биредә  Эдуардның үзе ясаган картиналары эленгән. Алардагы фәрештәләр белән нәфис пейзажлар һәм чәчәк натюрмортлары үзенчәлекле җылылык һәм уңайлылык атмосферасы тудыра.

Флорист эшендә исә иң катлаулы чор –  бәйрәм вакытлары. 8 Март, Гашыйклар, Әниләр көннәрендә аеруча күп сатып алучылар булуын әйтә Брицовлар.  Зур йөкләнеш чорына алар алдан ук рухи  яктан әзерләнә икән. Чөнки кеше күпләп мөрәҗәгать иткәндә стресслы ситуацияләр дә, җитешә алмаган очраклар да килеп чыга.  

– Шәһәребез кечкенә, безне инде күпләр яхшы белә, шуңа күрә без бары тик тере, сәламәт һәм саф чәчәкләр белән генә эшләргә тырышабыз.  Кеше бездән елмаеп, канәгать йөз белән  китеп бара икән, бу иң яхшы бүләк безнең эшкә, – ди Эдуард.

Шулай ук флористлар төрле үзенчәлекле сораулар буенча да эшлиләр. 

– Мәсәлән, күптән түгел махсус хәрби  операциядә катнашучы ир-егет хатынына 101 роза чәчәгеннән гөлләмә әзерләтте,  тиздән тормыш иптәше  бала табачак икән, бу безнең өчен бик җаваплы заказ иде, аны җентекләп әзерләдек. Моннан тыш,  Җиңү көненә шәһәр оешмалары  һәйкәлгә кую өчен чәчәкләрдән  кәрзиннәргә заказ бирәләр, – ди Снежанна.

Брицовлар чәчәкләр озак, сыйфатлы саклансын өчен барлык чараларны күрәләр, алар  +5°C температурада суыткычта саклана икән, ә инде сатып алучыларга гөлләмәләр озаграк торсын өчен киңәшләр дә бирәләр.

– Чәчәк утыртылган вазаның өчтән бер өлеше суда булырга тиеш, боз өстәгез һәм букетларны кояштан ераграк урында тотыгыз, – дип киңәш итә Снежанна.

Кыскасы, Брицовлар чәчәкләр сатуга гаилә кереме итеп кенә түгел, ә күңел җылысын өләшүче матур һөнәр буларак карыйлар.

Роза Илалтдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев