Алар пешекчеләр әзерләүчеләр династиясен тәшкил итә
Зәй политехник колледжында — пешекче һөнәренә бирелгән өч буын вәкиле.
Уку йортында тәмле ризыклар белән сыйлаучылар һөнәре династиясенең башын Галина Анатольевна Журавлева башлап җибәргән. 30 ел дәвамында ул пешекчеләр әзерләү бүлегендә мастер булып хезмәт куйган, булачак пешекчеләргә һөнәр осталыкларын өйрәткән, укыту юнәлешендә яңа инновацион технологик модульләрне гамәлгә кертү башында торган.
Һөнәренә мәхәббәтне ул кызы Светланада да тәрбияли алган. Политехник колледжда пешекче һөнәренә укыган кыз, Казан ветеринария академиясенә керә. Беркадәр вакыт ул ветеринар булып та эшли, әмма, тәмле ризыклар әзерләүгә хирыслыгы аны кабат тәүге һөнәренә алып кайта. Ул колледжда яшь белгеч буларак эшли башлый. Һәм инде менә унсигез ел дәвамында Светлана Иванова әнисе хезмәтен дәвам итеп яшьләрне пешекче һөнәре нечкәлекләренә өйрәтә. Ул имтиханнар үткәрүдә төп эксперт, республика күләмендә оештырылучы бәйгеләргә студентларны әзерләүче мастер.
«Безнең әбиебез бик тәмле итеп пешерә иде, менә аның осталыгы буыннан-буынга күчеп дәвам итә. Без гаиләбездә төрле милләт ризыкларын әзерлибез. Рус, татар халкы ризыклары һәрчак өстәлебездә, ә менә кипкән җимешләр, тавык итеннән әзерләнгән пылау аеруча яратып ашала», — ди Светлана Геннадьевна.
Хәзер инде аның кызы Татьянада да гастрономиягә кызыксыну барлыкка килгән, ул креатив рецептларга өстенлек бирә икән. Быел Татьяна Зәй районын «Профессионаллар» республика бәйгесендә «Пешекче эше» компетенциясендә тәкъдим иткән һәм өченче урынны алуга ирешкән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев