Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Алар кеше гомерләре сагында тора

Бүген Россиядә ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Әлеге тармакта фельдшерлар, диспетчерлар һәм машина йөртүчеләр эшли. Алар һәрберсе кеше гомерен саклап калу өчен бөтен көчләрен биреп хезмәт куялар hәм һәрвакыт ярдәм күрсәтергә әзер. Көн-төн алар кешеләр сәламәтлеге һәм гомере сагында тора, үз-үзләрен онытып, тәүлекләр буе вакытларын хезмәттә үткәрәләр.
Бүгенге көндә район үзәк дәваханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә 52 хезмәткәр эшли. Бер тәүлек эчендә алар 60лап чакыру буенча чыга.

-Хезмәткәрләребезнең барысы да намус белән хезмәт бурычларын үтиләр. Алай булмаса биредә озак кала алмаслар иде, чөнки эшеңне яхшы итеп башкару өчен, аны чын мәгънәсендә яратырга кирәк, - ди өлкән фельдшер Зоя Борисова.

Еш кына кешеләр хәлне дөрес бәяләү өчен дә ашыгыч ярдәмгә шалтырата. Диспетчерлар – квалификацияле фельдшерлар һәрвакыт игътибар белән тыңлыйлар һәм авыруның хәлен җиңеләйтү өчен киңәшләрен әйтәләр, белешмә-мәгълүмат бирәләр. Кирәк икән, медицина бригадасын җибәрәләр. Иң мөһиме – аларның сорауларына тиз җавап бирү, авыруның симптомнарын тасвирлау, төгәл адресны атау.
Әлеге шәфкатьле һөнәр ияләренә бик күпләр рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев