Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Алар юллар салып, киләчәкне төзи

Автобиль юллары предприятиесе коллективы һөнәри бәйрәмнәрен билгели.

Октябрьнең өченче якшәмбесендә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә.

Бу көн — хезмәтләре һәм осталыклары белән юллар, күперләр һәм урам-юл челтәре объектларын төзүче, төзекләндерүче һәм тәртиптә карап тотучы кешеләрнең бәйрәме. Юл хуҗалыгы торышы — районыбызның социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләренең берсе. Нәкъ аларның хезмәте авырлыкларга, начар һава торышы шартларына карамастан, елның теләсә кайсы вакытында җәмәгать транспортының тотрыклы эшләвен, йөк һәм пассажир ташу иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән.

«Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалында үз эшенең осталары булган, тәҗрибәле белгечләр, хезмәткәрләр эшли, алар үзләренә йөкләнгән эшне зур җаваплылык белән башкара.

— Коллективыбыз киләчәккә зур өметләр баглый, үз алдыбызга зур бурычлар куябыз. Ул бурычларны тормышка ашыруда бернинди дә каршылыклар юк. Предприятиебез ныклы адымнар белән алга бара. Киләсе елларда эш күләмнәре тагын да артачак. Әлбәттә инде, эш күләмнәре арту белән бәйле рәвештә хезмәт хакы да арта. Техника паркы яңара, заманча техникалар кайтып тора, — ди филиал җитәкчесе Фидаил Хәернасов.

Бүгенге көндә оешма-предприятиеләребезнең бик азында гына профсоюз оешмалары эшли. Ә менә «Татнефтедор» автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалында профсоюз оешмасы киң колач белән эшчәнлек алып бара, биредә хезмәткәрләрне, ветераннарны социаль яклау чаралары югары дәрәҗәдә куелган. Санаторийларга юллама бирү дә каралган. Өлешчә мобилизация кысаларында, контракт буенча предприятиедән махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә дә бик яхшы социаль ярдәм чаралары күрсәтелә. Агымдагы елдан ипотека программасы буенча фатир алучыларга беренчел взносны предприятие үзе түли. Эш кешесе өчен предприятиедә яхшы шартлар тудырылган.

Бүгенге көндә Зәй УАДы 418 километр автомобиль юлына хезмәт күрсәтә. Бу көннәрдә юлчылар җәйге эшләрне тәмамлап, автомобиль юлларын кышкы айларда карап тотуга әзерләнәләр.

— Алты ел эшләү дәверемдә мин юллар салу, төзекләндерү сезонының быелгы кебек тыгыз, күләмле булуын хәтерләмим. 1 майдан юл бригадалары тузган юл катламнарын торгызуга һәм юлларны капиталь ремонтлауга керештеләр. Юлларны кышкы карап тотуга әзерлек башлануга карамастан, без юллардагы чокырларны ямауны дәвам итәбез. Юлчылар бригадасы бу көннәрдә Зәй — Чыбык-лы юлында эшли, аннары Зәй — Чаллы юнәлешендәге юлларны әзерләргә планлаштырабыз. Октябрьдә Яңа Спас — Урсай юлын ремонтлауны тәмамлыйбыз, анда яз көне без чокырларны бетердек, ягъни юлның ватылган урыннарын вак таш белән тутырдык, ә хәзер бу участокларда асфальт-бетон катнашмасы җәяргә кирәк. Шулай ук Сарсаз-Баграж — Югары Мәлем юлы төзекләндерелеп, асфальт-бетон салынды. Безнең Зәй юлчылары районда гына түгел, ә республика буенча да юлларны салу-төзекләндерүдә зур хезмәт куя. Агымдагы елда Сухрау юлын ясадык, Зәй-Әлмәт юлында биш урында юллар ремонтланды, Әлмәт районында Рус Акташы, Кичү-Кузьминовка, Сережкино, Әлмәт-Лениногорск трассасының бер өлеше төзекләндерелде. Республиканың дүрт районындагы юлларга разметканы безнең хезмәткәрләр сызды. Төрле прог-раммалар буенча зур эш башкарыла. Хезмәт хакы да артты. Эш күләмле булса да, барысы да уңышлы башкарылды, чөнки предприятиедә үз эшенең осталары эшли, — ди юл участогы башлыгы Артур Попов.

Әлбәттә, идарәнең уңышлы эшләве матди базаның ныклы булуы белән беррәттән, коллективның бергә тупланып эшләвенә дә бәйле. Юл хезмәтен үз һөнәренә тугрылар гына үз итә, чөнки алар яңгырда да, буранда да, эссе көннәрдә дә, гомумән, төрле һава шартларында авыр хезмәт башкара. Шуңа күрә юллар салуда, чокырларны ремонтлауда, күперләрне төзекләндерүдә бар көчләрен, тырышлыкларын куеп эшләүчеләр ихтирам һәм хөрмәткә лаек. Коллектив 112 кешене берләштерә. Алар тәҗрибәле белгечләр, күпләре шушы тармакка 20-30 ел гомерен багышлаган хезмәт алдынгылары. Яшь белгечләр дә остазларыннан калышмыйлар, алардан үрнәк алып эшли.

Без идарәдә булганда гаражда эш кайный иде. Машина йөртүчеләр, механизаторлар техниканы кышкы чорга әзерләү белән мәшгуль. Һәркайсы үз техникасы янында мәш килә.

Юл хезмәткәрләренең эше елның кайсы фасылында җиңелрәк, дигән соравыбызга, алар һәрвакыт җаваплы, авыр булуын әйтте. Кышын тәүлек әйләнәсе юлларны кардан арындырсалар, җәй көне юлларны ремонтлау, һава торышы нинди булуга карамастан, юл хезмәткәрләреннән эшне сыйфатлы итеп башкаруны, чыдамлыкны, сабырлыкны таләп итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев