Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Алар — Югары Пәнәче мәктәбенең якты йолдызлары

Исмәгыйль һәм Земфира Баязитовлар — Югары Пәнәче мәктәбе тарихында якты эз калдырган укытучылар.

1947 елның 15 июнендә Түбән Пәнәче авылында Ибраһим һәм Зәйнәя гаиләсендә Исмәгыйль исемле малай дөньяга аваз сала. Баязитовлар гаиләсендә ике малай — Мәсгут, Исмәгыйль, дүрт кыз — Нәзирә, Фәимә, Фидая, Хәния дус һәм тату булып үсәләр. Башлангыч белемне үз авылларында ала Исмәгыйль. 1965 елда урта мәктәпне Бигеш авылында көмеш медаль белән тәмамлый. Иң яраткан фәне математика була. Шунлыктан да инде ике уйлап тормый Алабуга дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетына укырга керә. Мәктәпне медальгә тәмамлаган егет укырга кергәндә бер генә имтихан бирә. Физмат факультетында 24 кыз һәм бер егет бергә белем ала. Шул егет Исмәгыйль була да инде. Булачак тормыш иптәше Земфира апа белән Исмәгыйль абый бер төркемдә укыйлар.

Земфира апа — Свердлау өлкәсе Түбән Сергин районы Уфа-Шигарь авылы кызы. Җиде балалы гаиләдә иң өлкәне була ул. Исмәгыйль һәм Земфираның туган еллары һәм көннәре бер үк — 1947 елның 15 июне. Икенче курста укыганда яшьләр арасында мәхәббәт уты кабына. Өченче курста яшь парлар тормыш корып җибәләр. 1969 елда Түбән Пәнәче авылына кайталар. Исмәгыйль бик күп Сабантуйларында көрәшә. Тренировкаларга да йөри. Көрәш белән кызыксынуы авылга килгән комбайнерларның техникага һәм көрәшкә мәхәббәт уятуы белән бәйле. Институтны уңышлы тәмамлаган егетне Югары Пәнәче мәктәбе директоры Фалес Валиев эшкә чакыра. Исмәгыйль Баязитов физика, математика, физкультура укытучысы булып хезмәт куя. Мәктәптә көрәш түгәрәге оештырып, яшь буынга көрәш серләрен өйрәтә.

Югары Пәнәче мәктәбендә биш ел эшләгәннән соң, гаилә Түбән Биш авылына күченә. Земфира апа белән бергә иңгә-иң куеп хезмәт куя алар.
Гаиләдә өч бала үсә. Балалар тәрбиясенә бик игътибарлы була Исмәгыйль абый. Шашка-шахмат уйнарга да өйрәтә, спортзалга тренировкаларга да үзе белән йөртә.

Баязитовлар Кабан-Бастрык, Дүрт-Мунча авыллары балаларына да белем һәм тәрбия бирәләр. Унөч ел бергә яшәгәннән соң, гаиләгә кайгы килә. Эштән кайткан вакытта Исмәгыйль абыйны машина бәрдереп китә. Земфира апа 33 яшендә өч бала белән тол кала.

«1982 елда Зәйдә фатир бирделәр. Мәктәп-интернатта тәрбияче булып эшләдем. Балаларымны үстереп, олы тормыш юлына чыгардым. 41 ел Зәй шәһәрендә гомер итәм. Үткәннәрне сагынып, алдагы тормышка өмет белән яшим», — ди Земфира апа.

Бүгенге көндә кызлары Резидә әти-әнисенең һөнәрен дәвам итеп, Сәвәләй мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли, укучылары белән зур уңышларга ирешә.

«Исмәгыйль Баязитов истәлегенә Югары Пәнәче мәктәбендә 11 мәртәбә районкүләмендә көрәш ярышлары үткәрелде. Бик күп батырлар безнең мәктәпкә үз көчләрен күрсәтергә, матур көрәш алымнары белән бүлешергә килә иде», — ди Югары Пәнәче мәдәният йорты директоры Илһамия Гарифуллина.

Фотолар шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев