Алар игелекле гамәлләр кылып яшиләр
Районыбызда төрле хәйрия чараларына теләп кушылучы киң күңелле кешеләр шактый.
Бу юлы шуларның берничәсен аерым атап үтәсе килә. Алар эшмәкәрләр Альберт Гайнуллин, Альберт Галимов һәм адвокат Рамил Миңнетдинов. Бу көннәрдә алар хәйрия акциясендә катнашып шәһәр мәчетләренә, физик мөмкинлеге чиклеләргә “Зәй офыклары” газеталарын яздырдылар.

Альберт Ләздәтович инде берничә язылу кампаниясе барышында Иске Зәйдәге һәм Мирный бистәсе мәчетләренә газеталар яздырып, мәчетләргә йөрүче аз керемле, өлкән яшьтәге кешеләрне сөендерә. Аның ярдәме нәтиҗәсендә җомга намазына килүче өлкәннәр район, шәһәрдәге яңалыкларны, аерым кешеләр турындагы язмаларны укып хәбәрдар булып яшиләр.
“Иске Зәй мәчетенә китерелүче район газеталарын картларыбыз көтеп ала, мондый бүләк ясаучыларга без һәрвакыт изге догада”, - ди бистә имамы Илсур хәзрәт.
“Өлкән буын бит ул яңалык, хәбәрләрне газета укып кабул итәргә күнеккән. Шуңа да бу акциядә мөмкинлек булганча катнашып, хәйрия ярдәме күрсәтергә тырышам. Укысыннар, кирәкле мәгълүматларны алсыннар”, - ди елмаеп “Зәй” кооперативы җитәкчесе.
Эшмәкәр Альберт Галимов та шәһәрнең Шанхай микрорайонындагы мәчетенә даими төстә “Зәй офыклары” газетасын яздырып килә. Аңа да әлеге мәчеткә йөрүчеләр рәхмәтле.
Ә Рамил Миңнетдинов инвалидлар ункөнлеге кысаларында шәһәребезнең берничә физик мөмкинлеге чикле кешесенә “Зәй офыклары” һәм “Новый Зай” газеталарын яздырып бүләк ясады.
“Физик мөмкинлеге чиклеләр нигездә, күп укырга яраталар, алар төрле мәгълүматны укып белә, шуңа да газеталар яздырырга карар кылдым”, - ди Рамил әфәнде.
Шул рәвешле, бүләк газеталар 2026 ел башыннан 6 ай дәвамында һәр җомга саен шәһәр мәчетләренә һәм инвалидлар җәмгыятенә китереләчәк.
Фотолар редакция һәм шәхси архивлардан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев