Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Алар бүләк газеталарга бик шат

Бүген “Зәй-информ” редакциясенә кунакка район инвалидлар җәмгыяте активистлары килде.

 Аларга тантаналы төстә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов тарафыннан хәйрия ярдәме кысаларында бүләк - газеталарга язылу турында квитанцияләр тапшырылды.

- Без район басмалары “Новый Зай”, “Зәй офыклары”н яратып укучыларга һәрчак шатбыз. Бу яртыеллыкта да район газеталары сезнең йортларда көтеп алынган кунаклар булсын, - диде “Новый Зай” газетасы баш редакторы Роза Илалтдинова.

Редакциягә килгән Антонида Николаева, Фәрит Латыйпов, Әнисә Шәфиева, Софья Чапкова, Рамилә Шәйдуллина үзләренә газеталар белән даими танышып баруга шундый мөмкинлек тудырылуына шат булуларын белдерделәр.

- Безнең оешма активистлары газеталарны яратып укый. Аларның күбесенә хәрәкәтләнү авыр булу сәбәпле, редакциядән китерелүче газеталарны машина белән йөрүче бер активистыбыз – Наил Минхәеров өйләренә шәхсән тарата. Газеталар безгә район тормышы, райондашлар яшәеше белән танышып бару өчен бик мөһим, - ди Антонида Ивановна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев