Алар — безнең хәтердә
Районда Беренче Бөтендөнья сугышында катнашучыларның каберләрен тәртипкә китерделәр.
Бу көннәрдә Кораллы Көчләр ветераны, II ранг капитаны Валентин Атласов, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, туган як тарихын өйрәнү музееның өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Симонова «Профи-стиль» командасы волонтерлары белән берлектә Беренче Бөтендөнья сугышында катнашучылар каберләрендә булып, аларны чистартып, тәртипкә китерделәр.
«Без инде 14 ел елына ике тапкыр (май башында һәм беренче августта) авылларда, шулай ук Зәй шәһәрендә Беренче Бөтендөнья сугышында катнашучыларның каберләрен тәртипкә китерәбез, аларны искә алабыз», — ди Валентин Александрович.
фото волонтерлардан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев