Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Актив кыз Кира

Янәшәбездәге физик мөмкинлеге чикле булуга карамастан, тулы канлы тормыш белән яшәүче, ныклы ихтыяр көченә ия булганнардан без күп вакыт үзебез үрнәк алып, алардан актив яшәү рәвеше алып баруда калышмаска тырышабыз.

Физик мөмкинлеге чикләнгәннәр ункөнлеге барган бу арада миңа шәһәребезнең менә шундый соклангыч гаиләсе белән танышырга туры килде. Алар — Егорычевлар.

Ике кыз бала тәрбияләнүче бу гаиләдә, олысы — Кирага логоневроз диагнозы куелган. Балада үзәк нерв системасының органик зарарлануы билгеләнгән, сөйләмдә авырлыклар кичерә. Бүгенге көндә Кира Егорычевага 10 яшь, ул шәһәрнең 9нчы мәктәбендә IV сыйныфта укый. Кыз мәктәп тормышында актив катнаша, алай гына да түгел йөзү һәм хоккей уены буенча спортта инде шактый уңышларга ирешергә өлгергән. Әлбәттә баланың актив яшәү рәвеше алып баруында әнисенең роле зур. Ольга Валентиновна сабыенда авыру билгеләрен белүгә үк аны дәвалау, тернәкләндерү, аны төрле шөгыльләргә җәлеп итеп, тулы канлы тормыш белән яшәвенә бөтен тырышлыгын куя. Ул спорт шөгыльләрендә дә, мәктәптә дә ата-аналар комитетында төрле оештыру эшләрендә дә актив.

«Ольга Валентиновна бала укый торган сыйныф, мәктәп тормышында актив катнашуы өстенә безнең „Радость“ халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә оештырылган, менталь тайпылышлары булган балаларны тәрбияләүче ата-аналарның „Үзеңә юл“ клубы социаль хезмәтләрен алучы буларак та һәртөрле чараларның үзәгендә кайный. Беренче вакытларда Кира яшьтәшләре һәм өлкәннәр арасында җайлашсын өчен, барлык уздырыла торган чараларга аның белән бергә сеңлесе Риана да килеп йөрде. Гомумән, баланың һәръяклап үсешенә, аны адаптацияләүгә Егорычевларның бөтен гаиләсе җәлеп ителгән. Шуңа да Кира барысын да булдырырга омтыла, чөнки аның ышанычлы гаиләсе бар», — ди район социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина.

Гаиләдә күркәм традицияләрне саклап, балаларны көндәлек өй эшләрендә ярдәм итеп, хезмәт белән тәрбияләргә омтылалар. Үз йортлары белән яшәүче Егорычевлар хуҗалыгында һәркемгә дә эш җитәрлек.

«Кызлар көндәлек эшләрне башкаруда һәрчак булышалар. Без бергәләп өй җыештырабыз, ризык әзерлибез. Җәй көнендә бакча үстереп су сибү, чүп утау, кышларын кар көрәү дә бергәләп башкарыла торган гамәлләр. Шулай ук ялларыбызны да истәлекле, файдалы итеп үткәрүгә омтылабыз, сәяхәт итәргә яратабыз. Һәр сәяхәт алдан планлаштырылып, балаларга кирәкле мәгълүмат алырлык итеп оештырыла, Быел мәсәлән, Санкт-Петербургта булып, истәлекле урыннарны күреп илһамланып кайттык», — ди Ольга Валентиновна.

Кира әле шәһәрнең инклюзив хоккей командасы әгъзасы булып тора. Моннан ике ел элек ул тренер Андрей Мельников кул астында физик мөмкинлеге чикләнгән балалар хоккей командасына йөри башлаган. Алар 15 кешелек командада ике генә кыз бала булулары белән дә аерылып торалар. Кираның малайлардан калышмыйча оста уйнавын әйтәләр. Быел әлеге команда апрель аенда Сочида алтынчы Бөтенроссия адаптив хоккей уеннары турнирында катнашкан. Кира Егорычева анда «Иң яхшы уенчы» исемен алып бүләкләнгән. Бу көннәрдә алар республика ярышларында катнашачак.

— Атнага ике тапкыр шәһәрнең боз сараена тренировкага йөрибез. Әтисе Марат кызыбызны һәр шөгыльгә машинада илтә һәм алып кайта. Без Кирабызның уңышларына сөенәбез. Әле кече кызыбыз 7нче мәктәпнең I сыйныф укучысы Рианада башта апасына ярдәм итү өчен бозда шөгыльләнүгә йөрде. Шул вакытта аны кечкенә балалар белән шөгыльләнүче тренер Александр Артемьев күреп алып үз командасына чакырды, хәзер кечкенәсе дә 6 яшьлекләр командасы составында бердәнбер кыз буларак уйный, — ди Ольга Валентиновна.

Әле Кира «Дулкын» бассейнына йөзәргә дә йөри. 9нчы мәктәпнең физкультура укытучысы Анна Вагапова физик мөмкинлеге чикләнгән балалар белән бассейнда өстәмә шөгыльләр алып бара. Инде кызларының яхшы гына йөзәргә өйрәнеп, ярышларда катнашырга хыяллануына әти-әнисе сөенеп туя алмый.

— «Радость» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә коррекция-үстерү дәресләренә йөргәндә, Кира үзенең эмоциональ-ихтыяр халәтен көйләргә өйрәнде, сулышын контрольдә тотарга һәм тотлыкмыйча сөйләшергә тырыша, яшьтәшләре алдында мөстәкыйль чыгыш ясарга, уеннар, конкурслар вакытында алар белән үзара хезмәттәшлек итәргә өйрәнә, — ди бала турында үзәк директоры Людмила Симонова.

Балаларының мавыгуларына игътибарлы булып, аларны хуплап, үсендереп яшәүче бу гаиләнең үз девизлары да бар: «Башкалар сиңа ниди мөнәсәбәттә булуын теләсәң, син дә башкаларга шундый бул!» һәм «Яхшылыкны күпме өләшсәң, шул кадәр сиңа да кайтыр».

Бу төшенчәләргә тугры калып Егорычевлар гаиләсе махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәмгә һәрдаим актив кушыла, янгыннарда зыян күрүчеләргә дә алар битараф түгел һәм әлбәттә инде әйләнә-тирәдәгеләргә дә алар һәрчак игътибарлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев