Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксарның хөрмәтле аксакалына — 95 яшь

Аксар авылында яшәүче хезмәт ветераны Мисхәт Борһановка 18 июльдә 95 яшь тулды.

Мисхәт абый олуг юбилеен балалары, оныклары һәм оныкчыклары янәшәсендә күтәренке кәеф белән каршы алды. Озын гомерле мөхтәрәм затны авылда олысы-кечесе хөрмәт итә, кирәк вакытта киңәшләрен дә кызганмый. «Мисхәт бабай әле егетләр кебек», диләр Аксарда аның турында.

Гомер бәйрәме белән котларга Аксар авылы җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов та килде. Күркәм бүләкләр тапшырып, ихлас теләкләрен юллады.

Мисхәт бабай ачысын да, төчесен дә җитәрлек татыган. Аның яшүсмер еллары авыр сугыш чорына туры килгән, кечкенәдән авыр хезмәткә тартылган. Тормыш иптәше Тәскирә әби белән 63 бергә гомер кичерәләр.

Бүгенге көндә улы Рифкать,  килене Зәлия тәрбиясендә, 5 баласы, 7 оныгы, 14 оныкчыгы кадер-хөрмәтендә гомер итә.

Мисхәт Борһанов озын гомерле булуының серен хезмәтне яратуда күрә. Ул әле дә тик утырырга яратмый. Авылның бер башыннан җәяү мәчеткә йөри. Биш вакыт намазны калдырмый. Кадерле кармагын алып, буага балыкка йөрергә дә үзендә хәл һәм көч таба. Борһановлар хуҗалыкта күпләп мал-туарын, кош-кортын үстерәләр. Аларны тәрбияләргә дә булыша ул.

Юбиляр сабыр, тыйнак, тормыштан зарланмый. Башкаларны да бүгенге тормышка шөкер итеп, булганына куанып, аның кадерен белеп яшәргә өнди. Без дә Аксарның хөрмәтле аксакалына изге теләкләребезне юллап, 95 яшьлек юбилее белән тәбриклибез.

фотолар гаилә архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев