Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Аксарлылар игелекле эштә актив

Аксар авыл халкы махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ризык әзерләүче волонтерларга яшелчәләр, итләр җыеп тапшырды

Зәйнең игелек-ле хатын-кызлары хәрбиләребезгә тиз әзерләнүче ашлар, боткалар, салатлар әзерләп озаталар. Аксарлылардан җыелган яшелчәләр, итләр хәрбиләргә ризыкларны күп итеп әзерләргә мөмкинлек бирәчәк, дип сөенә кызлар.

Вакуумлы капларда солдатлар өчен рассольник, борщ, токмач ашлары, төрле боткалар, чәй өчен үләннәр әзерли волонтерлар. Алар эш өчен махсус киптерү җиһазлары сатып алган. Киптерелгән яшелчә-итләрне вакуумлы пакетларга тутыралар. Киптерелгән яшелчәләр кушылмасының шул ягы рәхәт: аларны озак кайнатырга кирәкми. Кайнап чыккан суда тотсаң да, әзер булалар. Ризык үз тәмен саклый һәм озак саклана.

— Моңа кадәр Перцовка халкы яшелчәләр җыеп, волонтерларга тапшырган иде. Аксарда бу эшне Илсур хәзрәт оештырып, үзе авыл буйлап җыеп йөрде. Үзе үк «Газель» машинасына төяп урынга илтеп тә бирде. Җирлегебездәге Икенче Бөгелдедән игелекле хатын-кызларыбыз Татьяна Миронова белән Валентина Касаткина хәрбиләргә коры ашлар әзерлиләр. Шулай ук үзебезнең җирлектән махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә посылкалар җибәрү өчен авыл халкы акча да җыя, — ди Аксар җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов.

Коры аш әзерләүче хатын-кызларга эшче куллар җитми. Хәрбиләребезнең тамаклары тук булсын өчен бу эшкә кушылучылар кирәк.

«Аксар халкы бик күп яшелчә — бәрәңге, борыч, кишер, суган, помидор, кыяр, кәбестә, сыер, сарык, тавык ите китерде. Яшелчә белән башка авыллардан да ярдәм итәләр. Безнең җиде генә сушилкабыз бар, алар көн-төн эштә. Ризыкларны бозылганчы тиз арада эшкәртү кирәк. Аларны саклау өчен урыннарыбыз юк. Кызлар җитешә алмый, эшче куллар һәрвакыт кирәк. Безгә кушылыгыз! Бу эшнең бернинди авырлыгы да юк, теләге булганнарга өйрәтәбез», — ди әлеге эшнең башында торучы Надежда Хәбибуллина.

Ә хәрбиләр безнең кызлар әзерләгән ризыкларны мактыйлар, бик тәмле диләр. Отпускага кайткан егетләр аларны бик теләп алып китә.
Кызлар тиз әзерләнүче ризыкларны әзерләү белән март аеннан шөгыльләнә. Бу вакыт эчендә хәрби зонага 2330 өлеш төрле ашлар, 2116 порция төрле боткалар, 940 порция салат — барлыгы 5803 порция тәмле өй ризыгы җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев