Аксарда Земфира Кәрамова рухына багышлап ифтар мәҗлесе уздырылды
Исән булса, бу көннәрдә Аксар авылының олы хөрмәткә лаек укытучысы Земфира Кәрамовага 75 яшь тулган булыр иде.
Нәсел дәвамчылары, балалары Айдар, Чулпан, Ралия, һөнәрен дәвам итүче оныгы Ләйлә, кияү-киленнәре, туганнары, йөзләгән укучылары аны котларлар иде. Кичә аның бу дөньяны калдырып китүенә 10 ел тулу уңаеннан аның рухына багышлап ифтар мәҗлесе үтте.
Аксар мәктәбендә 1981 елдан музей эшли. Узганнарны онытмаган кавемнең киләчәге бар дип, музейны ул елларда тарих укытучысы Тәскирә Галиевна Шәвәлиева белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Земфира Яхиевна бергә башлаган иделәр. Аннары Земфира Яхиевна дәвам итеп, җыеп-туплап, урнаштырып-бизәп, документлаштырып мәктәптә музей төзеп калдырды. Укучылар, авыл халкы белән бергәләп эшләделәр, һәркем нәрсәдер бүләк итте. Экспонатлар арасында әби-бабайларның кайгыртучан куллары ясап калдырган көнкүреш әйберләре - эш кораллары, гамәли сәнгать әйберләре бар. Анда туган як, авыл тарихы, колхоз төзелү, мәктәп ачылу тарихы турындагы язмалар тупланган альбомнар, папкалар да урын алган. Шулай ук биредә авылдашларыбызның Бөек Ватан сугышында катнашулары турындагы белешмә материаллар, шәхси хатлар, орден-медальләр, истәлекле фотолар саклана. Земфира Яхиевна музейны баетуга күп көч куйды, хыялланып бар фантазиясен биреп эшләде. Искечә язылган хатларны, зиярат ташындагы язмаларны уку, төрле документларны барлау өчен архивлар, оешмалар белән хәбәрләште. Музейның укучыларны хәрби-патриотик рухта тәрбияләүдә өлеше бүген дә зур. Бер як стена буенча Бөек Ватан сугышы ветераннарының зурайтылган фотоларыннан стенд ясалган. Музейга кергән һәр укучы аннан үзенең ерак бабасы, авылдашы, кадерле ядкарь булып сакланучы аларның орден-медальләре белән таныша, хатларны-фотоларны күрә, сугыш экспонатларын (котелок, мина кыйпылчыгы) тотып карый. Монда әфган сугышы истәлекләре дә бар. Музейга укучы балаларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү максатында да экскурсияләр оештырыла. Ул бүген дә тулыландырылып тора. Музей ишеге янына махсус хәрби операциядә һәлак булган 5 авылдаш егетебезнең зурайтылган төсле фотолары эленде. Язмышларга шулай язылгандыр күрәсең, Земфира Яхиевнаның улы Раушан Кәрамов та шулар арасында. Әйе, үзе укыган мәктәбенә, әнисе төзегән музейга герой булып кайтты ул.

Сез безнең хәтеребездә шулай якты өлге булып сакланырсыз...
Гөлнур Әхмәтҗанова.
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев